Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кырга пневмоходлар чыкты

Игенчеләр түземсезләнеп көтеп алган чор – язгы чәчү дә җитте.

Район хуҗалыклары тиешле агротехника чараларына – шытымнарны тукландыру һәм тырмалауга тотындылар. Бу эшләрне үз вакытында һәм сыйфатлы итеп үткәрү мул уңыш алуга нигез булып тора, шуңа күрә механизаторлар бер генә минутны да бушка уздырмаска тырышалар.

“Болгар ВЗП” җәмгыятендә көзге бодай 4550 гектарда чәчелгән, көзге арыш 550 гектар җир били. Шытымнарны тукландыру өчен оешма Белгородтагы бер фирма белән килешү төзегән һәм нәтиҗәдә шушы агрочараны башкару өчен ике “Барс” пневмоходы җибәрелгән. Техникага фирманың дүрт тракторчысы хезмәт күрсәтә. Алар техниканы үзләре алып килеп, ике смена белән җәмгыятьнең Тукай участогында эшлиләр. Техниканың җитештерүчәнлеге тәүлегенә 1000 гектар тәшкил итә. Алар туфракка гектарына 120 килограмм исәбеннән аммиак селитрасын кертү белән мәшгуль. Аны хуҗалыкта җитәрлек күләмдә хәзерләп куйганнар. 

Ашламаны “Амкадор” һәм манипуляторлы КамАЗ белән Валерий Хохлов һәм Наил Мифтахов һәм аларның ярдәмчеләре Василий Степанов белән Александр Еремин төяп тора. 

Һава шартлары мөмкинлек биргәч үк, Тукай механизаторлары күпьеллык үләннәрне тырмалауга керештеләр. Бу мөһим агрочараны 260 гектардан артык мәйданда тырмалау агрегаты тагылган “Маккормик” тракторында Фәрит Хәйруллин һәм “Террион” тракторында Равил Мифтахов башкара. 

Шушы көннәрдә игенчеләр хуҗалыкта 8670 гектар чамасы биләп торган туң җирләрне сөрүгә керешергә тиеш. Бу эшне башкару өчен басуга 15 трактор чыгачак.

– Көннәр әйбәт торса, бер атнада тырмалап бетерербез, дип уйлыйм, – ди хуҗалыкның баш агрономы Марат Гарипов. – Моның өчен бездә мөмкинлекләр җитәрлек...

Аннары исә игенчеләрнең һәр яз башкара торган күпсанлы башка эшләре дәвам итәчәк. Чөнки язын тырышып эшләсәң генә, көзен мул уңышка өметләнергә була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев