Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Коткаручылар ярдәмгә килергә әзер

27 декабрьдә коткаручылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Коткаручы һөнәре - дөньяда иң авыр һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре кыюлык һәм батырлык үрнәге күрсәтеп, бәлага юлыккан кешеләрне коткару, аларның гомерен саклап калу өчен һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торалар.
Александр Спирин да игелекле һөнәр сайлаган. Егерме биш елдан бирле үз гомерен аямыйча, авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәмгә ашыга. Җиде елдан бирле Александр Викторович 132нче янгын-коткару частенең беренче каравыл җитәкчесе. Әлбәттә инде, каравылның төп бурычы шәһәрдә һәм район авылларында янгыннарны сүндерү, авария-коткару эшләре үткәрүдән гыйбарәт. Ел әйләнәсендә районда утызга якын янгын чыга, аларны сүндерүдә Александр Викторович бригадасы да актив катнаша. Моннан тыш, коткаручылар юл-транспорт фаҗигаләрендә зыян күрүчеләргә дә беренчеләрдән булып ярдәмгә ашыга, аларны җимерелгән транспорт чараларыннан чыгара, кайвакыт махсус кисү җайланмалары да кулланырга туры килә. Коткаручылар суда батучыларны да эзләп таба, урманда адашучыларны да алар эзли.
Соңгы елларда хезмәт шартлары сизелерлек яхшырды, ди Александр Викторович. Шул ук вакытта коткаручылар алдына куела торган бурычлар да арткан. Аерым алганда, бу газ-төтен хезмәтенә кагыла. Катлаулы хәлдән чыгу юлын тиз табу, санаулы секундлар эчендә тиешле карар кабул итү, кыюлык - бу һәм башка сыйфатлар Александр Викторовичка тулысынча хас. Ул, мәсәлән, әле дә 2011 елның июлендә Иделдә "Булгария" теплоходы белән килеп чыккан күңелсез хәлне оныта алмый. Коткару-эзләү эшләрендә катнашканы өчен ул Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының "Гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә катнашучы" күкрәк билгесенә лаек булган. Моңа ничек горурланмыйсың! Тәүлекнең теләсә кайсы фасылында ярдәмгә килергә әзер торган бу кешеләргә баш иеп рәхмәт әйтәсе килә.
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев