Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Көнбагыш мае үзебездә ясала

Узган ел Болгарда көнбагыш мае ясау цехы эшли башлады. Әлеге май культурасын сыгу өчен үзебездә эшләнгән җиһазларны Мәскәүдән сатып алып кайттылар. Бүгенге көндә цех тәүлегенә 12 мең тонна көнбагыш эшкәртә ала. Рафинадланмаган майны республика заводларына җибәрәләр һәм терлекләр өчен җитештерелгән азык составына кушалар. Майны җитештергәндә чыккан түпне (жмых) терлекләргә ашаталар....

Узган ел Болгарда көнбагыш мае ясау цехы эшли башлады.
Әлеге май культурасын сыгу өчен үзебездә эшләнгән җиһазларны Мәскәүдән сатып алып кайттылар. Бүгенге көндә цех тәүлегенә 12 мең тонна көнбагыш эшкәртә ала.
Рафинадланмаган майны республика заводларына җибәрәләр һәм терлекләр өчен җитештерелгән азык составына кушалар. Майны җитештергәндә чыккан түпне (жмых) терлекләргә ашаталар.
Шулай итеп, безнең шартларда көнбагыш мае җитештерү - кирәкле һәм көйләнгән процесс, чөнки чималга үзебезнең фермерлар җитештергән көнбагышны кулланалар. Бу культураны урып-җыю хәзер тулы көч белән бара, 850 тонна орлык инде эшкәртергә әзер.
Бу җаваплы эшне алты кешедән торган коллектив башкара. Операторлар тәүлек буе өч смена эшлиләр. Юрий Кипров һәм Александр Платонов, Александр Чегодаев белән Егор Исаев, Валерий Кошкин һәм Роман Романов үз бурычларын җиренә җиткереп башкаралар.
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев