Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күл буена Рабига скульптурасы куелды

Чәршәмбе көнне реконструкциядән соң Рабига күленең яр буйларын ачу тантанасы булды.

Владимир КОРНИЛОВ
Табигатьнең гүзәл бер почмагы, шәһәребезнең йөзек кашы булган Рабига күле буйларын тәртипкә китерү «Сусаклагыч зоналарын төзекләндерү» һәм «Җәмгыять киңлекләрен үстерү программасы» республика проектларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Ә күл буйларын чистарту, аны шәһәр халкы өчен ял урыны итү идеясы моңа кадәр үк барлыкка килгән иде, аны беренче булып шәһәрдәге 1нче мәктәп укучылары күтәрделәр. Билгеләнгән зур эшләрне башкару нәтиҗәсендә күл буйлары танымаслык булып үзгәрде. Моңа шәһәр халкы да, безнең борынгы җиребезнең күпсанлы кунаклары да сөенде. Күпләр хәзер борынгы Болгарда экскурсиядә булганнан соң, шәһәребезнең җәүһәре - ямьле Рабига күленә соклану өчен махсус киләләр.
Күл буйларын төзекләндерү эшләре 2016 елда башланып, быел да дәвам итте. "Мелиорация" Әлки күчмә механикалаштырылган колоннасы" проектның генераль подрядчысы булды, ә эшләрне "Мегалит Строй" һәм "СК Новый город" җәмгыяте подрядчылары башкарды. Төзүчеләр күл буен тәртипкә китерү өчен зур тырышлык куйдылар. Күл тирәсендә җәяүлеләр өчен уңайлы сукмаклар барлыкка килде, балалар мәйданчыгы ясалды, теләге булган кешеләр махсус тренажерларда спорт белән шөгыльләнә ала. Яр буенда уңайлы беседкалар, бәйрәмнәр үткәрү өчен сәхнә ясалган. Моннан тыш, заманча видеокүзәтү системасы күл буен күзәтеп торырга мөмкинлек бирә.
Рабига күле буена элгәре дә шәһәр халкы күп йөри иде, хәзер инде ул ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен яраткан урыннарның берсе булыр дип, ышаныч белән әйтергә мөмкин. Монда елның теләсә кайсы фасылында табигатькә сокланырга, саф һава суларга, тормыш мәшәкатьләреннән аз гына булса да ял итеп торырга мөмкин.
Төзекләндергәннән соң күл буен ачу тантанасына район җитәкчеләре, предприятие һәм оешма, җәмәгатьчелек вәкилләре, Болгар халкы һәм кунаклар җыелды.
- Күл буйларын төзекләндерү эшенә өлеш керткән һәр кешегә без бик рәхмәтле, - диде район башлыгы үзенең сәламләү сүзендә. - Бу урынның шулай чиста, матур, төзек булып калуы хәзер шәһәр халкының үзеннән генә тора. Тирә-юнебездә булган гүзәллекне күрә белергә, кешеләрнең зур тырышлыгы нәтиҗәсендә барлыкка килгән урыннарны саклый белергә кирәк. Шушы матурлык бездән киләчәк буыннарга да калсын, алар да соклана алсын иде...
Тамашачыларның кайнар алкышлары астында Камил Нугаев башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталья Казаковага район Мактау грамотасын тапшырды. "Мегалит Строй" җәмгыятенең төзелеш буенча инженеры Федор Камаев район башлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.
Күлнең символы - яр буена куелган Рабига скульптурасын ачу да күпләр өчен көтелмәгән күңелле вакыйга булды. Моңлы музыка тавышы астында бәйрәмне алып баручылар күл турында, кызлар-аккошлар турында легенда сөйләделәр. Аннары "Архистройпроект" җәмгыяте директоры Ольга Газизҗанова, скульптор Зөлфия Мөхәммәтҗанова скульптура өстендәге япманы ачтылар һәм тамашачылар алдында чиста күл буенда ял итәргә туктап калган аккош канатлы Рабига образы пәйда булды.
Район башлыгы Спас районы халкы исеменнән скульптура авторларына рәхмәт әйтте һәм Зөлфия Мөхәммәтҗановага Рәхмәт хаты тапшырды.
Ольга Лобанова белән Рамилә Исхакова тамашачыларга җырларын бүләк иттеләр.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев