Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Киләчәк – яшьләр кулында

Спас районында иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Яшьләр көнен билгеләп үттеләр.

Яшьлек – гомернең иң гүзәл чоры икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Традиция буенча, шәһәребездә Яшьләр көнен ел саен матур, истә калырлык итеп билгеләп үтелә. 

Кызганычка каршы, катлаулы эпидемиология хәле аркасында бәйрәмне башка еллардагы кебек зур итеп билгеләп үтәргә мөмкинлек булмады.
Шулай да бәйрәм көне алдыннан шәһәрнең үзәк мәйданында ел әйләнәсендә үзләрен яхшы яктан күрсәтеп өлгергән район яшьләре җыелды.
Җыелган халыкны район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов һәм Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы министры Фәнил Әһлиуллин сәламләделәр. Фәргат Вәгыйз улы яшьләр – безнең киләчәгебез ул, дип билгеләп үтте. Талантлы, үз максатларына ирешә белүче яшьләр һәрвакыт җәмгыятьтә үз урынын табарга сәләтле.
Яшь белгечләргә бүләкләр тапшырыр алдынан, район башлыгы белән министр хезмәт ветераннары Гамир Кадыйров, Николай Лукашин һәм Валентина Беляевага «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгеләре тапшырдылар. Яшьләр Татарстанның үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән өлкән буынны, аларның бәяләп бетергесез тәҗрибәсен хөрмәт иткәндә генә җәмгыятебез алга китәргә сәләтле.
Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегенең әйдәп баручы белгече Анастасия Павликовага ТР Яшьләр эше министрлыгы Мактау грамотасы тапшырылды. Балалар иҗат йорты директоры Зөлфия Тихонова, «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр хәрәкәтенең Спас бүлеге директоры Олег Кузнецов, тармак технологияләре техникумы педагог-оештыручысы Егор Васильев, Балалар иҗат йортының балалар җәмәгать оешмалары белән эшләү бүлеге мөдире Ксения Федорова һәм Балалар иҗат йортының укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары Юлия Симанова ТР Яшьләр эше министрының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Авыл хуҗалыгы, сәнәгать тармагы, торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм башка тармакларда эшләүче яшь белгечләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар.
Шулай итеп, утыздан артык белгеч төрле бүләкләр алды.
Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле – яңа кавышкан һәм бәйрәм алдыннан нәниләре туган яшь парларга бүләкләр тапшыру булгандыр. Аларның барысын да яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов котлады. 
Мәсәлән, Александр белән Екатерина Еланиннар гаиләсендә икенче бала – кызлары Софья дөньяга килгән.
Фәнил белән Екатерина Сәгыйровлар гаиләсендә беренче уллары Ранил туган. Эльза Хәйруллина да күптән түгел әни булган – аның улы Ришат дөньяга аваз салган.

Реклама

Яңа кавышкан пар – Илнур белән Диләрә Мөхәммәтовлар гаиләсен дә Әхтәм Нурвахит улы җылы котлап, гомер буе иңгә-иң куеп, бер-берен аңлап яшәүләрен һәм бәхет теләде.

Бәйрәм көне район Мәдәният йорты тарафыннан оештырылган онлайн-концерт блән тәмамланды. Концертны социаль челтәрләрнең рәсми төркемнәрендә, шул исәптән редакциянең Инстаграмында да карарга мөмкин булды. Тамашачылар өчен Камилла Вафина, Рөстәм һәм Фәридә Холмирзоевлар, Иван Савинов җырлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X