Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хуҗалыклар басуга чыгарга әзерме? (ФОТО)

Ел саен район хуҗалыкларында машина-трактор паркының алда торган язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерәләр.

Тәлгат Җамалетдинов

Реклама

Басуга чыгар алдыннан механизаторларның кәефе ничек, быел нинди уңышка өмет итеп була, нинди проблемаларга аеруча зур игътибар бирергә кирәк? Әлеге һәм башка сорауларга җаваплар ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган конкурска йомгак ясаганда тулысынча табылды. Конкурста беренче урынга Александр Планин хуҗалыгы лаек булды. Икенче һәм өченче урыннар Юрий Семушкин белән Сергей Юрков хуҗалыкларына бирелде.
ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге җитәкчесе Ирек Садыйков һәм инженер-техник хезмәт күрсәтү секторы мөдире Ришат Насыйров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дмитрий Савинов, Госсельтехнадзор җитәкчесе Илнур Батыршин һәм башка белгечләрдән торган комиссия иң әүвәл Иске Рәҗәптәге Дамир Хәмидуллин крестьян (фермер) хуҗалыгында булды. Шунысын әйтергә кирәк, биредә техниканы әзерләүгә җитди карыйлар. Менә быел да чылбырлы һәм көпчәкле тракторлар, автомашиналар җиренә җиткереп ремонтланган һәм техник карау узган. Туфрак эшкәртә торган агрегатларның күпчелеге узган ел көзендә үк тәртипкә китерелгән, язын аларны тагын бер кат тикшереп, махсус мәйданчыкка куйганнар. Монда баш агроном Фоат Закиров, механизаторлар Рәис Сафиуллин, Хәниф Хәйретдинов, Рәсим Бадыйков, Наил Минсадыйков, токарь Илгиз Вәлиәхмәтов һәм башкаларның тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Дамир Минтаһир улы әйтүенчә, барлык эшләрне озакка сузмыйча башкарып чыгу өчен ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар алдан әзерләп куелган. Техника тулысынча кадрлар белән комплектлаштырылган, чәчүдә катнашучыларны ашату мәсьәләсе хәл ителгән. Чәчүлек фонды да тиешле тәртиптә.
– Бу сезнең җир, югары уңыш алырга теләсәгез, тырышырга туры киләчәк, – диде механизаторларга мөрәҗәгать итеп Ирек Садыйков. – Синоптикларның фаразына караганда, җәй коры һәм кызу килергә тиеш. Шуңа күрә технология таләпләрен төгәл үтәргә кирәк...
Әлбәттә инде, кызу эш барышында иминлек турында да онытмаска чакырды, ачыкланган кимчелекләрне тиз арада бетерү кирәклегенә дә басым ясады. “Авангард” җәмгыятендә техника басуга чыгарга йөз процентка ук булмаска да, туксан биш процентка тулысынча әзер, дияргә була. Трактор һәм машиналар кадрлар белән тәэмин ителгән, хуҗалыкка ашлама һәм ягулык-майлау материаллары кайтарылган, чәчүне уздыру белән бәйле башка мәсьәләләр дә хәл ителгән. Әмма проблемалар да юк түгел, басуга чыгарга калган берничә көн эчендә аларны хәл итү җаен табарга кирәк.
“ВЗП Булгар” җәмгыятенең Тукай бүлегендә дә бу көннәрдә эш кайнап тора. Чит илдә эшләнгән куәтле заманча тракторлар күбесенчә биредә тупланган да инде. Акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Айрат Мөстәкыймов сүзләренә караганда, механизаторлар техниканы әзерләүгә җаваплы караган, басуга чыгар көнне түземсезлек белән көтәләр. Минераль ашламалар, ягулык һәм майлау материалларына кытлык булмаска тиеш, механизаторлар белән техника куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелгән. Инде басулардагы карның эреп бетәсен һәм җирнең бераз кипшенәсен генә көтәсе кала. Тикшерү барышында техниканы агрегатлаштыру өчен махсус мәйданчык булмавының механизаторлар өчен кыенлыклар тудыруын билгеләп үттеләр. 
Конкурс комиссиясе әгъзалары Екатериновкадагы Ленар Гыйниятуллин хуҗалыгын да карап чыктылар. Әмма иң әйбәт тәэсир калдырганы Мартышачийда урнашкан Александр Планин хуҗалыгы булгандыр, шәт. Биредә ел саен яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Быел да куәтле “Кировец”, МТЗ-1221, МТЗ-80 тракторлары, ГАЗ-53 һәм КамАЗ базасындагы бензовозлар һәм башка машиналар тулысынча әзерлек сызыгына куелган. Тырма һәм чәчү агрегатлары тиешле тәртиптә. Барлык техника техник карау узаган һәм иминиятләштерелгән. Чәчүлек фонды запаслары да шик тудырмый. Фондны ел саен элиталы орлыклар белән тулыландырып торалар. Шуңа күрә  кайбер басулардагы көзге культураның һәр гектарыннан 60 центнердан артык уңыш бирүе бер дә очраклы түгел.
Планин хуҗалыгындагы яңалык турында да әйтергә кирәк. Машина-трактор территориясенә видеокамералар урнаштырганнар, урак вакытында комбайнчылар рация белән тәэмин ителәчәк. Бу бик кирәкле һәм җайлы әйбер. Берәр хәл килеп чыга калса яки техника ватылса, бу хакта тиз арада хуҗалык җитәкчесенә хәбәр итәргә була.
Юрий Семушкин белән Сергей Юрков хуҗалыклары механизаторлары да басуга чыгар сәгатьләр якынлашуын көтәләр. Техниканы алдан ук тырышып әзерләп куйганнар, уңыш язмышын хәл итүдә әһәмиятле роль уйнаучы башка мәсьәләләр турында да онытмаганнар.       Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X