Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әхтәмовлар гаиләсе тагын приз отты!

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең “Язылган өчен телевизор от!” акциясендә катнашып, Болгардагы Ислам академиясенең өлкән методисты Рамил Әхтәмов янәдән призга лаек булды.

Шунысын әйтергә кирәк, Әхтәмовлар гаиләсе бу акциядә берничә елдан бирле катнаша һәм аларның әле бер тапкыр да бүләксез калганы юк. Рамил Фәнсаф улы ике тапкыр приз отса, хатыны Зөлфия инде өч бүләк алырга өлгерде. Бу юлы гаиләгә йон юрган тапшырылды.

Һәр язылу компаниясе барышында бу гаилә әлеге акция шартлары буенча “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте холдингы тамгасы белән чыга торган өч басмага: “Яңа тормыш” район газетасына, республикада нәшер ителә торган “Сөембикә” һәм “Салават күпере” журналларына языла. Әхтәмовлар гаиләсе башка газеталарны да яратып укый.
– Акциядә киләчәктә дә катнашачакбыз, – ди Рамил Фәнсаф улы. – Төп призны – плазмалы телевизор отасы килә! Бәлки, анысы да насыйп булыр. Яздырып ала торган газета-журналларның эштә дә файдасын күп күрәбез. Инде менә бәләкәй кызыбыз да матур итеп бизәлгән балалар журналын караштыргалый башлады...

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Казакова акциядә беренче тапкыр гына катнашса да, бүләкле булырга да өлгерде. Аңа кызыксындыру призы тапшырылды.

Реклама

Газетага язылучыларга ихластан рәхмәт әйтеп, аларга эшләрендә һәм тормышларында уңышлар юлдаш булуын телибез. Әлбәттә инде, форсаттан файдаланып, аларны да мондый акцияләрдә катнашырга чакырабыз.
Сез дә акциядә катнашучыларга кушылыгыз, бәлки  төп призны оту бәхете сезгә елмаеп куяр!
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X