Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хәерле юл теләп калабыз!

Бу якшәмбедә автомобиль транспорты хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк.

Никольск авылыннан Зөфәр Миндубаев белән Андрей Рубцовның шушы тармакта хезмәт куюларына шактый еллар үткән.
Александр Планин крестьян (фермер) хуҗалыгында эшләүче Зөфәр белән Андрей – коллективта хөрмәт казанган кешеләр. Икесенең дә үз тормыш юлы, үз язмышы, еллар үткән саен шофер һөнәрен сайлап ялгышмауларына ныграк инана баралар. Зөфәр Миндубаев, мәсәлән, руль артына 1983 елда армия сафларыннан хезмәт итеп кайтканнан соң утырган. Баштарак ГАЗ һәм ЗИЛ автомашиналарында тәҗрибә туплаган, хәзер исә прицеплы үзбушаткыч КамАЗ белән идарә итә.

Ул Планин хуҗалыгында 2006 елдан бирле эшли. Шоферның ел әйләнәсендә мәшәкатьләре бетеп тормый. Басуларга кертү өчен ашлама, аннан соң печән, ә инде кылны кырыкка ярырдай урып-җыю эшләре чорында комбайннардан ындыр табагына һәм ашлык кабул итү предприятиесенә бөртек ташый. Кышкы чорда да төрле рейсларга җибәргәлиләр. Ә инде көннәр бераз җылыта башлау белән машинасын язгы кыр эшләренә әзерләргә керешә. КамАЗы яңа булмаса да, Зөфәр аны һәрвакыт төзек хәлдә тотарга тырыша. Өстәвенә, әле күптән түгел генә капиталь ремонт та үткәргән. Кыскасы, машинасы теләсә кайсы вакытта юлга кузгалырга әзер тора.

Андрей Рубцов та шундый ук маркалы автомобиль белән оста идарә итә. Моңарчы бортлы КамАЗ йөрткән ул, искереп еш ватыла башлагач, быел Андрейга әле урып-җыю эшләре башланыр алдыннан гына сатып алынган өр-яңа прицеплы машина ачкычын ышанып тапшырганнар.

Егет үзенең хезмәт юлын Ким хуҗалыгында башлаган, аннары махсус курсларда укып, шофер таныклыгы алган. Ул да КамАЗ белән идарә иткәнчегә кадәр башка маркадагы машиналарда тәҗрибә туплаган. Хәзер инде аның шоферлык стажы утыз елга тулып килә. Планин хуҗалыгында эшли башлавына да ун елдан артык. Тапшырылган бурычны һәрвакыт намус белән үти.

Соңгы елларда хуҗалыкта эшләрнең уңышлы баруында бу уңганнарның да өлеше зур. Быелгы уракта, мәсәлән, басулардан 9500 тонна ашлык суктырып алдылар. Шуның яртысыннан күбрәген кырлардан басуга һәм ашлык кабул итү предприятиесенә Зөфәр Миндубаев белн Андрей Рубцов ташыган. Хуҗалыкта шоферларга эш әле дә җитәрлек. Мәсәлән, 200 гектардан көнбагыш җыеп аласы бар. Якынча исәпләүләр күрсәткәнчә, 450 тонна тирәсе көнбагыш чыгарга тиеш. Бу культураны башта ындыр табагына, аннары эшкәртү өчен ызандаш Әлки районына илтергә җыеналар.

Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев