Кешеләр да, техника да сынатмый
Кыш айлары башланып киткәнче үк, Сувар “Б” коллективы юлларны тәртиптә тоту һәм күперләрне кардан чистарту эшенә кереште, чөнки кар инде ноябрь аенда ук ява башлады.
Юл эшчеләренең кышкы сезонга ныклап хәзерләнүләрен дә билгеләп үтәргә кирәк. Аеруча алар карамагында яңа техника барлыкка килүе сөендерә. Мәсәлән, яңа сатып алынган грейдер белән идарә итүне тәҗрибәле машинист Сергей Вдовинга ышанып тапшырганнар. Шундый ук икенче грейдер белән хәзер Александр Спирьков идарә итә.
Юлларны кардан шоферлар Алексей Шмагин белән Сергей Крайнов идарәсендәге отваллы ике КамАЗ чистарта, ә Павел Вакуров исә КамАЗ базасына көйләнгән комбинацияләнгән юл машинасы белән идарә итә. Моннан тыш, юлларны чистартуда һәм тәртиптә тотуда ротор һәм отваллар куелган МТЗ-82 тракторларында Александр Пеньков, Сергей Тюряков һәм Иван Трифонов катнаша. Александр Палагин белән Сергей Лосевич төягеч-тракторларда тиешле эшләрне башкаралар.
Оешма шәһәрдәге юлларны да кардан чистартып тора. Шәһәр тротуарларында Александр Курицын карамагындагы «Барсик» маркалы мини-төягечне кулланалар.
Кышын машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен уртак бер бәла бар, ул да булса - бозлавык. Юллар һәм тротуарларга боз катмасын өчен 400 тонна ком-тоз катнашмасы хәзерләп куелган. Юлчылар фикеренчә, бу кыш чыгарга җитәрлек булырга тиеш.
Күперләрне кышкы чордан кардан чистартып тору да шактый мәшәкатьле. Бу эшне оешмада Дмитрий Игнатьев бригадасына ышанып тапшырганнар. Алар карны ротор һәм отвал тагылган МТЗ-82 тракторы һәм кар чистарткыч ярдәмендә башкара. Кыш дәвамында юлларны чистарту буенча проблемалар булмас дип, ышаныч белән әйтергә мөмкин.
Сувар “Б” оешмасының баш инженеры Сергей Князев әйтүенчә, ноябрьнең өченче декадасыннан башлап, кар ныклап ява башлагач, эшчеләр инде юлларны ун тапкыр чистартып өлгергәннәр. Барлык очракларда да үз эшләрен вакытында һәм җиренә җиткереп башкарганнар. Шулай итеп, иртәләрен машиналарның да, җәяүлеләрнең дә эшкә бару, балаларын мәктәпкә һәм бакчага җибәрү белән проблемалар булмаган.
Тик, кагыйдә буларак, кышын табигатьтән көртләп-көртләр кар яву, буран, зәмһәрир салкыннар, бозлы яңгыр кебек көтелмәгән “бүләкләр” бик еш була һәм юлчылар үз бурычларын тиешенчә үтәргә һәрвакыт әзер булырга тиеш.
Руслан Хәмидуллин
фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев