Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Көчле рухлылар өчен – батырлык дәресләре

Ватан Геройлары Көне алдыннан Болгарның «Олимп» спорт залында Россия Герое Алексей Кораблев Кубогына армия кул көрәше буенча регионара турнир узды.

Владимир Корнилов

Бу зур бәйгене “Татнефть” хәйрия фонды грантына “Боевое братство” хәрби бәрелеш ветераннарының җирле иҗтимагый оешмасы үткәрде.
Турнирда Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан, Киров өлкәсеннән килгән 8 яшьтән 15 яшькә кадәрле 150 артык яшь спортчы катнашты.
Турнирның төп максаты – үсеп килүче буынны патриотик рухта, чын ир-егетләр итеп тәрбияләү. Чөнки яшьләр – илебезнең киләчәге ул. Һәм аларны чын батырлык үрнәкләрендә тәрбияләргә кирәк.
Ачылу тантанасында бәйгедә катнашучыларны район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, хәрби бәрелеш ветераннары һәм турнир хөкемдарлары сәламләде.
– Бу турнирны кабул итү – минем өчен зур горурлык, – диде үзенең сәламләү сүзендә Россия Герое Алексей Кораблев. – Ул Ватан Геройлары Көне алдыннан үтә, шуңа күрә аны үз Ватанын саклаучы барлык батырларга багышлыйбыз...
Яшь спортчыларга көрәшләрдә җиңү теләделәр. 
Аннары исә турнир башланды. Көн дәвамында ике мәйданчыкта яшь спортчылар арасында чын тамашага әверелгән бил алышулар барды. Көрәшләрдә алган җәрәхәтләргә карамыйча, барысы да җиңү яулау өчен көчен кызганмады. Турнир бәйгеләрен хәрби бәрелеш ветераннары, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, “Батырлык өчен” һәм “Сугышчан батырлыклары өчен” медальләренә лаек булган Ринат Шәрипов, Батырлык ордены кавалеры Серафим атакай (Сергей Карпухин), Евгений Андронов күзәтеп торуы аларга өстәмә көч һәм дәрт бирде. 
Бәрелешләр тәмамланганнан соң, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы башланып китте. Призларны Алексей Кораблев үзе тапшырды.
Безнең районнан турнирда катнашучы 13 спортчыдан яртысыннан артыгы бу көнне мактау пьедесталына күтәрелә алды. Глеб Пименов үзенең яшь категориясе һәм авырлык үлчәвендә беренче урынга лаек булды. Айрат Миңнегулов та беренче урынга аз гына җитә алмыйча, 65 килограмм авырлык үлчәвендә икенче урынны алды. Богдан Пименов белән Данил Кафаров та турнирның көмеш медаленә ия булдылар. Максим Зверев, Даниил Кузнецов, Данил Андриянов бронза призерлар исемлегенә керделәр.
Командалар арасында беренче урынны Киров өлкәсенең “Эдельвейс” командасы яулады, Лаеш районының “Ватан” (“Отечество”) коллективы икенче булды, өченче урынга Казанның “Варяг”ы чыкты. Ни кызганыч, безнең командага призлы урынны яулау өчен бары тик бер балл гына җитмәде. Шуңа карамастан, турнирдан алар барысы да канәгать калдылар, ә җиңү яулау өчен мөмкинлекләре алда да күп әле. 
Бүләкләү тантанасында самбо һәм дзюдо буенча СССР спорт мастеры, ветераннар арасында көрәш буенча дөнья чемпионатының көмеш призеры Владимир Борюшкин Алексей Кораблевка Татарстаннан дзюдо һәм самбо көрәше буенча Россия чемпионы, безнең якташыбыз Геннадий Борюшкин истәлегенә медаль, ә хәрби бәрелешләр ветераны Ринат Шәрипов – истәлеккә бүләк тапшырды.
Яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча бердәм проектлар эшләү өчен бу хезмәттәшлекне киләчәктә дә дәвам итәргә җыеналар. Мәсәлән, быелгы кебек турнир киләсе елда да үтәр, дип көтелә.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев