Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Капиталь ремонттан соң Болгардагы балалар сәнгать мәктәбе ачылды

Эшләрне “Мәдәният” милли проекты буенча башкарып чыкканнар.

Туксанынчы еллар башында төзелгән бинаны моңарчы өлешләп ремонтлаганнар: төрле елларда биредә эчке биналарны төзекләндергәннәр, пластик тәрәзәләр куйганнар. Һәм, менә ниһаять, сәнгать мәктәбен утыз ел эчендә беренче тапкыр тулысынча яңарту мөмкинлеге табылган.

Эче дә, тышы да матур!

Яңартылган сәнгать мәктәбе ерактан ук матурлыгы белән җәлеп итә. Стеналарны җылытып, төрле төстәге керамик плитка белән тышлаганнар. Мондый материал теләсә нинди һава шартларына түзем булуы белән аерылып тора. Профнастил белән ябылган түбәдән дә моннан соң бернинди яңгыр да үтмәячәк. Акчаның күп өлеше тышкы ремонтка тотылган.

Бинаның эче дә тулысынча яңартылган. Коридор һәм класслар танымаслык булып үзгәргән. Эчке бизәү эшләрен зур осталык белән башкарганнар. Барысы да чиста, балалар өчен уңайлыклар тудырылган. Шунысын да әйтергә кирәк, ремонт барышында энергияне саклап тота торган материаллар кулланылган. Мисал өчен, җылыту системасын полипропилен торбадан ясаганнар, алюмин җылыткычлар куйганнар.

–Көнкүреш коммуникацияләре эстетик яктан матур һәм, шул ук вакытта күпкә нәтиҗәлерәк булырга тиеш, – дип сөйли учреждение директоры Рамилә Исхакова. – Алюминнан эшләнгән радиаторлар бүлмәләрне тиз арада җылыта. Акчаны экономияләргә ярдәм итә.

Бөтен шартлар тудырылган

Ремонт эшләре барышында бинаның мәйданнарыннан нәтиҗәле файдалануны тәэмин итә алырлык шартлар тудыру максаты куелган.

Мәсәлән, мәктәпнең беренче катында бары тик бер генә санузел булган. Мәктәпкә бит кызлар да, малайлар да йөри. Шуңа күрә, буш бүлмәләрнең берсен тагын бер санузел итеп ясарга килешкәннәр. Мәктәпнең хәзер үз прачечные – кер юа торган бүлмәсе барлыкка килгән. Аны кечерәк бер бүлмәдә ясаганнар.

Мәктәптәге китапханә бүлмәсен дә сизелерлек зурайтканнар. Китапханәне икенче каттан беренче катка күчергәннәр. Икенче төрле әйткәндә, бинаның һәр квадрат метрыннан нәтиҗәле итеп файдалану, педагоглар коллективы һәм балалар өчен бөтен уңайлыклар булдыру турында кайгыртканнар.

Балалар да соклана!

–Күрегез әле, ничек матур булган монда, – дип тәэсирләре белән уртаклаша эстетик тәрбия бирү бүлегенә йөрүче биш яшьлек бер кыз. Балалар өчен “Театр Әлифбасы” һәм “Сөйләм телен үстерү” дәресләре уздырыла торган классны танырлык та түгел. Яңа мебель куйганнар, класс тактасы өстендә яңа телевизор эленеп тора. Ул әле Интернатка да тоташтырылган. Мондый шарларда уку үзе ни тора!

–Бу яздан укулар дистанцион рәвештә алып барылса да, яңа уку елында мәктәпкә берьюлы 320 бала килде, – ди укыту бүлеге мөдире Елена Парамончева. – Шуларның иллегә якыны эстетика бүлегендә укый. Якын араларда бүлеккә язылучылар саны артыр, дип ышанабыз. Мәктәптә “Театр бүлеге” ачып җибәрүне дә планлаштырабыз. Инде укытучыны да эзли башладык.

Ремонт эшләре башлану сәбәпле, сәнгать мәктәбенә ике айга башка бер бинага күченергә туры килгән. Мондагы мәйдан кечерәк, шуңа күрә укыту процессын тулы көчкә алып бару мөмкинлеге булмаган. Яшь рәссамнар бина коридорында шөгыльләнгән. Дөрес, яңартылган бинага кире кайтканда мебельләрне, өч йөз килограммлы фортепианоны күтәреп ташырга туры килгән.

Тагын да матуррак булачак!

Болгардагы сәнгать мәктәбендә булачак рәссам, музыкантлар, биючеләр әзерлиләр. Бу учреждениедә балаларда сәнгатькә мәхәббәт уяталар. Биредә яшь талантлар өчен бөтен шартлар да тудырылган.

–Кызганыч, әлегә ремонт эшләрен тулы күләмдә башкарып чыга алмадык, – ди Рамилә Исхакова. – Проект буенча әле тагын фойе һәм костюмнар бүлмәсен ремонтлыйсы, территорияне төзекләндереп ял итү зонасы булдырасы бар. Башка вак-төяк эшләр каралган. Боларны киләсе елга калдырып торырга булдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев