Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Исеме матур, кемнәр куйган...

Кичә Бөтендөнья студентлар көне билгеләп үтелде. Бу көн Болгарда яшәүче Татьяна Чернова өчен аеруча якын һәм истәлекле.

Татьяна үзенең әбисе хөрмәтенә кушылган әлеге исемнең мәгънәсе, аның нәрсәне аңлатуы турында мавыгып сөйли. Чыннан да, җиңел әйтелә, матур яңгырый. Студентлар күбрәк яратып билгеләп үтә торган бу көн Татьяна күңеленә мәңге онытылмаслык булып кереп калачак. Ни өчен дигәндә, Лубян урман көллиятенең 3нче курс студенты Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендиясенә лаек булды. Ул аңа узган уку елында әйбәт нәтиҗәләргә ирешкән өчен бирелә.
Көллиятне тәмамларга җыенган Татьяна өчен бу лаеклы бүләк. Ул укуда гына түгел, җәмәгать эшләрендә дә иң активларның берсе. Төрле дәрәҗәдәге чараларны үткәрүдә дә гел башлап йөри. Татьяна икенче ел инде барлык фәннәрдән дә гел яхшы билгеләренә генә укый. Аның тырышлыгы бушка китмәде. Биш мең ярым сум күләмендәге стипендия аңа укуда тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәр, дип ышанасы килә. Бу бүләккә студент кызның әтисе-әнисе Сергей белән Мария Бедовалар да бик шат. Мәктәптә укучы Ангелина белән Екатерина апалары Татьянадан үрнәк алалар.
- Шәһәрдәге беренче урта мәктәптә барлык фәннәрне тырышып үзләштердем, - ди Татьяна. - Аеруча беренче укытучым Тамара Павловна Парфеновага, рус теле, әдәбияты, математика укытучылары Наталья Александровна Теймуровага һәм Галина Николаевна Здобновага, класс җитәкчесе Нина Николаевна Баратовага рәхмәтем бик зур.
Болгардагы 1нче урта мәктәптә укыганда Татьяна баскетбол секциясенә бик теләп йөргән. Көллияттә дә буш вакыты килеп чыгу белән баскетбол уйнарга ярата. Экономист-бухгалтер һөнәрен сайлавына Татьяна бер дә үкенми. Киләчәктә эшкә урнашырга һәм укуын тагын дәвам итәргә уйлый. Бер төркемдә укучы кызлар һәм егетләргә һәм башка уку йортлары студентларына Татьяна уңышлар, барлык имтиханнарны яхшы билгеләренә тапшыруларын тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев