Игътибар үзәгендә – инвалидлар
Көн темасы

Игътибар үзәгендә – инвалидлар

1 декабрьдә старт бирелгән инвалидлар ункөнлеге дәвам итә.

Декада дәвамында инвалидлар өчен төрле чаралар, шул исәптән кызыклы очрашулар, кинофильм караулар оештырылачак. Аеруча ел саен уздырылып килә торган бәйрәм концерты турында әйтергә кирәк. Быел ул 8 декабрьдә сәгать 10да «Регина»да булачак. Шунысын әйтергә кирәк, концерт балалар күңелендә җылы хисләр калдыра. Бу көнне инвалидлар өчен 14 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр шәһәр мунчасы (инвалидлык турында справка булган очракта)түләүсез эшләячәк.
Янәшәгездә инвалид яшәсә, ничек тә булса аны шатландыру, күңелен күтәрү җаен табыгыз. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр игътибарга, җылы сүзгә һәрвакыт мохтаж.

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Нет комментариев