Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Игенчеләргә бүләкләр тапшырдылар (ФОТО)

Язгы кыр эшләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән механизаторларга район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Әлбәттә инде, күптән килә торган матур гадәт буенча, бүләкләрне эш урынында, ягъни кырда тапшырдылар, район башлыгы Камил Нугаев басу хезмәтчәннәрен хезмәттә ирешкән югары нәтиҗәләре белән котлады, аларга киләчәктә дә уңышлар теләде.
Быел бүләккә “ВЗП” Булгар” җәмгыяте механизаторы Александр Глухов лаек булды. Ул “Нью Холланд” тракторында “Хорш” комплексы белән сабан культуралары чәчә. Шунысын әйтергә кирәк, хуҗалыкта чәчүне инде тәмамлап киләләр.
Бүләкләрне Антоновка авылы басуында да тапшырдылар. Биредә “Авангард” җәмгыяте механизаторы Александр Абасев, Александр Планин, Айсылу Мөхәммәтова һәм Андрей Синицин крестьян (фермер) хуҗалыгыннан Михаил Владимиров, Владимир Салмин һәм Ринат Зарипов Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Бу механизаторлар “Нью Холланд”, К-701 һәм МТЗ-82 тракторларында көнлек заданиене һәрвакыт арттырып үтиләр һәм башкаларга үрнәк күрсәтәләр.
– Намуслы, тырыш хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәт, – диде механизаторларга мөрәҗәгать итеп Камил Нугаев. – Чәчү тәмамланып килсә дә, сезне алда әле тагын күп эшләр көтә. Киләчәктә дә район үсешенә үзегездән зур өлеш кертерсез дип ышанам!
Бүләкләү тантанасында шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дмитрий Савинов, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев