Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иң яхшы комбайнчыларга – премияләр

Шушы көннәрдә районның узган урып-җыю чорында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән бер төркем игенчеләренә тантаналы шартларда акчалата премияләр алу өчен сертификатлар тапшырылды.

Шунысын әйтергә кирәк, “Иң яхшы комбайнчы – 2018” конкурсында катнашучыларга премияләрне Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы булдырды. Республика буенча алганда, 490 призлы урын билгеләнде. Шунысы куанычлы, әлеге дәрәҗәле традицион конкурста җиңүчеләр арасында безнең район механизаторлары да бар. Әйтик, 50 мең сум күләмендәге премияләр Андрей Синицин хуҗалыгыннан “Дон-1500 Б” комбайны белән 1915 тонна ашлык суктырган Евгений Борюшкинга, Юрий Семушкин хуҗалыгыннан “Акрос-550” комбайны бункерыннан 1585 тонна бөртек бушаткан Анатолий Майоровка һәм Дамир Хәмидуллин хуҗалыгыннан “КЗС-812” комбайны белән 1212 тонна ашлык суктырып алган Шамил Гатинга тапшырылды
30 мең сум күләмендәге премиягә лаек булдылар: Илфат Аракаев һәм Илдар Гатауллин, “ВЗП “Булгар” җәмгыяте механизаторлары “Лексион-570” комбайннары белән чагыштырмача 2690 һәм 2534 тонна бөртек суктырдылар, Талип Әхмәтвәлиев (Александр Планин хуҗалыгы, “Акрос” комбайны белән 1483 тонна суктырды), Петр Данилин (“Агрохим” җәмгыяте, “Енисей-1200” комбайны, 980 тонна) һәм Владислав Илюшин (Айсылу Мөхәммәтова хуҗалыгы, “Дон -1500 Б” комбайны, 739 тонна).

“Авангард” җәмгыятеннән Александр Комаров “Мак Дон” комбайны белән 700 гектар игеннәрне теземнәргә салды һәм район механизаторлары арасында иң яхшы нәтиҗәгә ирешкәне өчен шулай ук 30 мең сум күләмендәге республика премиясенә лаек булды.

Игенчеләрне котлап, район башлыгы Камил Нугаев аларга намуслы, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте һәм киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен теләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев