Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иң яхшы игенчеләрне хөрмәтләделәр

Узган дүшәмбедә “Иң яхшы комбайнчы – 2019” республика конкурсында җиңүче булган механизаторларга тантаналы шартларда бүләкләр тапшырдылар.

Республикабыз хөкүмәте инициативасы буенча оештырылган бу конкурс инде өченче тапкыр уздырыла. Аның максаты комбайнчы һөнәренең дәрәҗәсен үстерү һәм популярлаштыру, урып-җыю эшләрен тиз һәм сыйфатлы башкарып чыгуга этәргеч бирү, урып-җыю техникасы паркыннан нәтиҗәле файдалану, эшкә яшь кадрлар һәм белгечләрне җәлеп итүдән гыйбарәт.
Ярыш шартлары буенча, урып-җыюда катнашкан техника җитештерүчәнлеге һәм көче буенча берничә төркемгә бүленде. Беренче төркемгә, мәсәлән, “Нива”, “Вектор”, “Енисей” кебек комбайннар кергән. Аннары – көчлерәкләр. Барысы дүрт төркем иде.
Конкурста безнең районнан 17 механизатор катнашты, җиде комбайнчы югары нәтиҗәләргә иреште. Әлеге мәртәбәле конкурс шартлары буенча аларга акчалата сертификатлар тапшырылды.
60 мең сум күләмендәге премиягә Иске Рәҗәптән Дамир Хәмидуллин хуҗалыгы механизаторы Ринат Шәйдуллин лаек булды. Комбайнчылар Алексей Спирчагов (Александр Мамонов хуҗалыгы), Сергей Башкиров (Сергей Юрков хуҗалыгы), Андрей Стаценко (Александр Планин хуҗалыгы), Владимир Зруллин (Андрей Синицин хуҗалыгы), Евгений Горшков һәм Нияз Хәбибуллинга (АҖ “ВЗП “Болгар”) 35 мең сумга сертификатлар тапшырылды.
Республика конкурсында яхшы нәтиҗәләргә ирешкән алдынгы комбайнчыларны котлап, район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дмитрий Савинов аларга рәхмәт әйттеләр һәм киләчәктә дә сынатмыйча эшләүләрен, тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешүләрен теләделәр.
Руслан Хәмидуллин фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев