Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иң яхшы игенчеләргә – бүләкләр

Күптән килә торган матур традиция буенча, район башлыгы Камил Нугаев бөртекле культураларны җыеп алуда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән комбайнчыларга басуда бүләкләр тапшырды.

Әүвәл “ВЗП”Болгар” җәмгыяте басуында Илфат Аракаевка район башлыгының Рәхмәт хатын һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар. Бу көнне шундый ук бүләкләргә Алексей Спирчагов (Александр Мамонов хуҗалыгы), Владимир Зрулин (Андрей Синицын хуҗалыгы), Андрей Стеценко (Александр Планин хуҗалыгы), Фирдүс Зәйнуллин (“Хузангаевское” җәмгыяте), Владимир Трифонов (“Авангард” җәмгыяте), Рәфыйк Яруллин (Айсылу Мөхәммәтова хуҗалыгы) лаек булды. Аларны, ирешкән уңышлары белән, хезмәттәшләре дә котлады.

– Тырыш хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәт, – диде игенчеләргә мөрәҗәгать итеп Камил Нугаев. – Булдырасыз, егетләр, башкалар да сездән үрнәк алсын, киләчәктә тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешүегезне телим...

Реклама

Берничә генә минутка туктап алганнан соң, комбайчылар яңадан эшкә кузгалды. Әйе, бүген вакытның кадерен белергә, һәр мөмкинлектән оста һәм нәтиҗәле файдаланып калырга кирәк. Тир түгеп үстерелгән игеннең бөртеге дә югалмаска тиеш. 

Владимир Корнилов фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X