Иң яхшы хәйрияче
Көн темасы

Иң яхшы хәйрияче

"Ел хәйриячесе-2017" республика конкурсында изге Феодор Болгарский фонды рәисе Владимир Ганичев җиңүче дип табылды.

Казан шәһәренең Сәлих Сәйдәшев исемендәге концертлар залында үткән йомгак ясау тантанасында аңа "Хәйрия фондлары" номинациясендә җиңүче дипломын тапшырдылар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәйриячеләр ярдәменең шактый социаль мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирүен билгеләп үтте.
Әлбәттә, безнең фондның чираттагы тапкыр шундый югары бәя алуы шатландыра. Бүләкләү тантанасына безнең районнан алты бала тәрбияләүче Столяровлар гаиләсен дә чакырдылар.

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Нет комментариев