Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җиңү Көне белән!

Бүген илебездә төп бәйрәм – 9 Май – совет халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү Көнен билгеләп үтәбез.

Бу шатлыклы көн уңаеннан район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов якташларына котлавын һәм изге теләкләрен юллый:

– Бу көннәрдә без совет халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясен Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез. 9 Май – һәркем өчен иң якты һәм кадерле көн, дөньяда тагын да зуррак бәйрәм башка юктыр да ул. Бу көнне һәр гаиләдә түземсезлек белән көтеп алалар, Җиңүгә үзләреннән зур өлеш керткән туганнарын, якыннарын искә төшерәләр, алар рухына дога кылалар.
Кырыс сугыш елларында совет сугышчылары һәм тыл хезмәтчәннәренең кылган батырлыгы беркайчан да онытылмас. Без аларга Ватаныбызны, бөтен кешелек дөньясын фашизм коллыгыннан саклап калганнары өчен тирән рәхмәтебезне белдерәбез, илебез азатлыгы өчен яу кырында мәңгелеккә ятып калган батыр якташларыбызның якты истәлеге алдында баш иябез.
Бөек Җиңүне якынайтуга безнең якташларыбыз да үзләреннән зур өлеш кертте. Районнан Бөек Ватан сугышына 13371 кеше киткән, шуларның 6035енә туган якларына яңадан әйләнеп кайтырга насыйп булган. 7066 якташыбыз мәңгелеккә яу кырында ятып калган  (4138 кеше дошманга каршы көрәштә һәлак булган, 2928 кеше хәбәрсез югалган). Якташларыбыз коточкыч сугышның барлык фронтларында дошманга каршы кыю көрәштеләр. Александр Максимович Беркутов, Павел Яковлевич Гурьянов, Петр Тимофеевич Лихачев, Григорий Михайлович Машанин, Степан Петрович Спирьков, Гордей Иванович Филипповка Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Алексей Иванович Башкиров, Николай Иванович Зотов, Павел Алексеевич Карпов, Василий Иванович Филиппов Дан орденының тулы кавалеры булдылар. Сугышта дошманга каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен меңләгән якташыбыз орден һәм медальләр белән бүләкләнде.
Бөек Җиңүне якынайткан һәм безне тыныч, якты дөньяда яшәтү, балалар һәм оныклар үстерә алу өчен гомерләрен кызганмыйча ут эченә барып кергән ветераннар алдында баш иябез. Ватаныбызны фашизм коллыгыннан саклап калган батыр солдатлар турындагы истәлекләрне кадерләп саклау һәм аларны киләчәк буыннарга тапшыру – һәркайсыбызның изге бурычы.
Бу көнне ветераннарга, барлык район халкына сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, тыныч тормыш телим. Җир йөзендә бүтән беркайчан да сугышлар булмасын, зәңгәр күктә гел кояш балкып торсын иде! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев