Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хезмәтенә күрә – хөрмәте

"ВЗП "Булгар" җәмгыятендә механизатор булып эшләүче Чәчәкле авылыннан Әсхәт Хәлиуллин быел район алдынгылары слетында катнашты.

Мондый хөрмәткә ул намуслы хезмәте өчен лаек булды. Узган ел аның өчен шактый уңышлы килде. Чит илдә эшләнгән куәтле "Нью Холланд" тракторы белән язгы кыр эшләрендә әйбәт нәтиҗәләргә иреште. Үзе чәчеп үстергән бөртекле культураларны җыеп алуда да сынатмады Әсхәт Наил улы. "Лексион" комбайны бункерыннан 2600 тонна ашлык бушатты. Бу хуҗалык механизаторлары арасында иң яхшы күрсәткечләрнең берсе.
Утыз елдан артык төрле техникада эшләп зур тәҗрибә туплаган механизатор бу көннәрдә башка хезмәттәшләре белән авыл хуҗалыгы машиналарын алда торган җаваплы имтиханга - кыр эшләренә әзерләү белән мәшгуль. Кырга тыныч күңел белән чыгу өчен беренче чиратта барлык техника төзек булырга тиешлеген механизатор да яхшы аңлый.
- Әсхәт кебек фидакарьләр күбрәк булсын иде, - ди аның турында баш инженер Мансур Сафин. - Ул техниканы, шул исәптән чит ил машиналарын биш бармагы кебек белә, авыл хуҗалыгы культураларын игү технологиясе белән дә яхшы таныш. Гомумән, тырыш һәм ышанычлы егет...
Хезмәтенә күрә - хөрмәте дигәндәй, Әсхәт Наил улы туган җирендә иген үстереп, бик күп мактауга лаек булган. Быел да механизаторның планнары зурдан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев