Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хәерле юл сезгә, эзтабарлар! (ФОТО)

Шәһәрнең үзәк мәйданында "Болгар" эзтабарлар отрядын Бөтенсоюз "Хәтер вахтасы" акциясендә катнашу өчен Бөек Ватан сугышы барган урыннарга озатуга багышланган тантаналы митинг булды.

Ирина ТЕЛИЦЫНА
Район хакимияте, җәмәгатьчелек, хезмәт коллективлары вәкилләре, шәһәрдәге мәктәп укучылары катнашында узган тантана дулкынландыргыч мизгел белән башланып китте: Бураково мәктәбенең алтынчы классында укучы ун бала ант бирделәр һәм "Яшь армияче" Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәт сафларына керделәр. Яшь армиячеләрнең җирле штабы җитәкчесе Илһам Мидхәтов һәр укучыга форма, таныклык һәм күкрәк билгесе тапшырды. Шулай да, чараның үзәгендә күбрәк яшь эзтабарлар булды. Аларга район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин һәм митингта катнашкан башка кешеләр үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Эзтабарлар сугышта катнашучыларның истәлеген мәңгеләштерүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр, дип билгеләп үтте чыгыш ясаучылар һәм аларга бу эшләрендә уңышлар теләделәр.
Аннары бүләкләү тантанасы булды. Үсеп килүче яшь буынга патриотик тәрбия бирү эшенә керткән сизелерлек өлеш һәм яшь армиячеләр хәрәкәтен популярлаштырган өчен эзтабарлар отряды җитәкчесе, Ким урта мәктәбе укытучысы Борис Андреянов һәм кадетлар мәктәп-интернаты директоры Евгений Савинов төбәк штабы җитәкчесенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Моннан тыш, Евгений Викторович - көмештән эшләнгән "Юнармейская доблесть" билгесе (икенче дәрәҗәдәге медаль), Борис Алексеевич бронза (өченче дәрәдәҗәге медаль) билге белән бүләкләнде. Ким мәктәбе укучылары, эзтабарлар отряды әгъзалары Даниил Корольков, Илья Барышев, Алексей Подемиров та бронза билгеләргә лаек булдылар. Митинг обелискка чәчәкләр кую тантанасы белән тәмамланды.
Безнең отряд "Хәтер вахтасы"нда инде тугызынчы тапкыр катнаша. Изге максат белән ерак сәфәргә чыкканда "Болгар" эзтабарлары үзләрен тату гаилә кебек хис итә. Александр Никифоров белән Виктор Савинов, мәсәлән, экспедициядә моңарчы да катнашканнар. Ә менә кадетлар мәктәп-интернатының тугызынчы класс укучысы Алексей Игонинның "Хәтер вахтасы" составында беренче тапкыр гына юлга кузгалуы.
- Бу изге эштә күптән катнашасым килгән иде, - ди ул.
Отряд составында төрле яшьтәге кешеләр бар. Аларның барысын да ата-бабаларыбыз кылган батырлыкка олы рәхмәт хисе берләштерә.
Бу көнне Кимнан килгән яшь эзтабарлар район Мәдәният йорты сәхнәсендә музыкаль композиция белән чыгыш ясадылар. Укучылар шигырьләр, җырлар, такмаклар, төрле әсәрләрдән өзекләр аша безнең районда һәм Татарстан Республикасында Гражданнар сугышы белән бәйле вакыйгалар турында сөйләделәр. Укытучылар Мария Максимова һәм Борис Андреянов белән бергәләшеп әзерләгән программаны һәркем яратып кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев