Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хастаханә танымаслык булып үзгәрде

Узган чәршәмбе көнне район үзәк хастаханәсендә капиталь ремонт ясап яңартылган биналарны файдалануга тапшырдылар.

Стационар каршында уздырылган чарада катнашучыларны район башлыгы Камил Нугаев белән хастаханәнең баш табибы Егор Самохвалов сәламләде. Сәламәтлек саклау объектында мондый эшләр берничә елдан бирле республикадагы социаль программаларны тормышка ашыру кысаларында алып барыла, дип билгеләп үтте алар. Әйтик, 2017 елда хастаханәне ремонтлау өчен республика бюджетыннан 34 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Шуның 27 миллионы ремонт эшләренә тотылган, 7 миллион сумга медицина кирәк-яраклары һәм җиһазлар сатып алынган.
Аннары кунаклар һәм хастаханә хезмәткәрләре капиталь ремонтланган терапия һәм көндезге стационар бүлекләрен карап чыктылар. Биредәге үзгәрешләргә таң калырлык. Якты коридорлар, иркен һәм җайлы палаталар, душ, туалет, заманча җиһазлар - болар барысы да пациентлар өчен эшләнгән. Кунаклар Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен махсус әзерләгән палатада да булдылар. Медиклар да, пациентлар да биредә эшләү һәм дәвалану өчен барлык шартларның тудырылуына бик канәгать.
Презентация барышында хастаханә кухнясы, административ бина, гаражлардагы һәм автоном газ котельныендагы үзгәрешләргә дә игътибар иттеләр. Ремонт эшләрен башкарганда заманча технологияләр һәм материаллар кулланылган. Шуңа күрә биналар ерактан ук матур булып күренеп тора. Әйе, дәвалау учреждениесенең эче генә түгел, тышы да балкып, ямь биреп торырга тиеш. Әлбәттә инде, моның өчен төзүчеләргә зур рәхмәт әйтәсе килә. Тантанада "Портал", "РегионСтрой", "Сувар Б" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең подряд оешмалары хезмәткәрләрен зурлап билгеләп үттеләр. Төзүчеләрнең башкарган эшеннән табиблар бик канәгать.
Моның белән генә районның сәламәтлек саклау объектларында ремонт эшләре тәмамланмый әле. Киләчәктә коммуникация системаларын яңарту, территорияне төзекләндерү, башка бүлекләрне капиталь ремонтлауны күздә тоталар.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев