Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гүзәл Низамова: «Кешенең тормышы теркәлүдән башлана»

Теләсә кайсы кешенең тормышы ЗАГСтан башлана: биредә без туу турында таныклык алабыз, бу ведомствода теркәлгәннән соң гаилә төзибез, кешене соңгы юлга озаткач тиешле документларны монда әзерлиләр.

Гүзәл Низамова Спас районы ЗАГСында 8 ел эшли. 2014 елда аны район бүлеге җитәкчесе итеп билгеләгәннәр. Балалар туу, гаилә төзү, аерышулар – болар барысы да әлеге ведомство хезмәткәрләре хәтерендә онытылмый саклана. Белгеч кешеләр язмышы һәм гомер агышы турында сөйли.
–Гүзәл Илгизовна, һөнәри бәйрәмегез якынлашып килгән көннәрдә, ведомствоның ел дәвамында башкарган эшенә нинди бәя бирер идегез?
– Кызганыч, кагыйдә буларак, коры саннар бернинди тәэсир калдырмый һәм безнең көндәлек эшне тулысынча яктыртып бетерә алмый. Безнең өчен иң мөһиме – балалар туу һәм аларны теркәү. Спас районының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре балаларны теркәгәндә бәхетле ата-ананы ихластан котлый, аларга изге теләкләр җиткерә, сабыйларның исән-сау һәм бәхетле үсүләрен тели. Берочтан ана капиталын рәсмиләштерү өчен нинди документлар әзерләргә һәм кайсы оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатып бирә. Социаль пособиеләрне ничек алырга, яшәү урыны буенча ничек теркәлергә кирәклеген дә безнең белгечләр аңлата. Ул шулай булырга тиеш тә.


– Статистика мәгълүмат-ларына караганда, Спас районында 2020 елда нибары 77 бала туган. Моны ни белән аңлатырга була?
– Беләсезме, күпләр бала тудырырга Чистай, Казанга, Ульяновск шәһәренә, күршедәге Базарлы Матакка бара. Шунда ук балаларны теркәтеп тә кайталар. Ә балалар Спас районында яши. Менә ничек килеп чыга. Башка җирдә теркәлгәннәр, ә бездә яшиләр.
– Хәзер ата-аналарның фантазиясенә исең китәрлек. Балаларга нинди генә исем кушмыйлар. Узган елны гына алыйк. Гадәти булмаган нинди исемнәр хәтерегездә калды?
– Чыннан да, фантазия-ләренең чиге юк. Балага нинди генә исем тапмыйлар. Беләсезме, ни өчендер күбрәк кызларга «эләгә». Дөрес, быел барысы да матур, оригиналь исемнәр кушарга тырыштылар. Аеруча Аксиния, Устинья, Айсинә, Агата истә калган. Исемлектә Фарзонахон беренче урында тора. Бер кызга шундый исем куштылар.
– Бала бу исем белән ничек яшәр икән?
– Әйе, бу безнең өчен чыннан да гадәти булмаган яңа исем. Без кызыксынып, бу исемнең кайдан, ничек барлыкка килүе, нәрсәне аңлатуы белән кызыксындык. «Акыллы, тырыш, күп белә торган» кызлар исеме икән ул. Димәк, бу кызның киләчәге өметле булачак. Төрки телдән алынган. Республикада элек-электән килә торган гореф-гадәтләрне торгызуга зур игътибар бирелә. Бик килешле, матур исем, дияр идем. Кыскартып әйткәндә Фәрзәнә килеп чыга. Элек балаларга бу исемне еш кушканнар. Район авылларында әле дә булса Фәрзәнә исемле кешеләр яши.
– Традицияләрдән инноваци-яләргә күчеп, ЗАГС эшенә нинди яңалыклар кертелде, дәүләт теркәвен уздырганда аларның өстенлеге сизеләме?
– Ике ел элек Россиядә бердәм дәүләт реестры (ЕГР) эшли башлады. Бу бердәнбер җайлы һәм кирәкле сервис. Дәүләт теркәве белән бәйле бөтен язмалар хәзер шул реестрга кертелә. Яңадан таныклык алырга туры килгәндә башка инстан-цияләргә йөрү-нең кирәге юк. Мәсәлән, бала Самарада туа, ә инде кабаттан таныклыкны бездә алырга кирәк. Бу очракта ЕГР ярдәмгә килә. Элегрәк Самарага барырга туры килсә, хәзер инде тиешле запрос ясатасың да, кирәкле кәгазьләрне теркәлгән яки яши торган урыннан да алырга була.
– Бу эштә чагылыш табамы?
– Бераз уңайсызлыклар бар, вакытында өлгерә алмаган өчен гафу үтенәбез. Моңарчы гражданлык хәле актын теркәү күп дигәндә 5-7 минут вакытны алган булса, хәзер бер сәгатьтән артык көтәргә туры килә. Ни өчен дигәндә, хезмәткәрләрнең өстәмә мәшә-катьләре сизелерлек артты. Бүген Спас районында 200 000 теркәү акты бар, аларны тулысынча «сан»лаш-тырырга һәм гомумроссия базасына күчерергә кирәк.
Тоткарлыклар килеп чыгуның сәбәпләре объектив: программа катлаулы, техник җитешсезлекләр килеп чыга. Моның өчен ЗАГС хезмәткәрләрен гаепләп тә булмый.  Яңалыкларны кертүнең үз читенлекләре бар инде аның. ЕГР системасы кәгазь эшен күпкә җиңеләйтә. Шуның өчен безнең хәлне аңларлар һәм бераз көтерләр, дип ышанабыз.
– ЗАГС җитәкчесе буларак, һөнәри бәйрәм якынлашып килгәндә хезмәткәрләргә һәм район халкына ниләр теләр идегез?
– ЗАГС хезмәткәрләренә халыкның тәнкыйть сүзләренә артык игътибар бирмәүләрен теләр идем. Авырлыклар була инде ул. Район халкына исә исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер, балалар туу турындагы актларны теркәтергә килүчеләр саны артсын иде, дип телим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев