Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әфганстан – безнең йөрәкләрдә...

Болгарда интернациональ бурычын үтәп кайткан сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янында совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 31 ел тулуга багышланган тантаналы митинг булды.

Митингка әфган һәм чечен сугышы ветераннары, район һәм шәһәр җитәкчеләре, мәктәп укучылары, тармак технологияләре техникумы студентлары, ветеран оешмалары, җәмәгатьчелек вәкилләре, Болгар халкы һәм кунаклар җыелды.
Митингны алып баручылар Әфганстан Демократик Республикасында кабынган сугышның тарихы турында сөйләделәр.
– Әфган җирендә интернациональ бурычын үтәүче совет сугышчылары илебез чикләренә халыкара террорчылыкның үтеп керүенә киртә куйдылар, – диде район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов. – Үз бурычыгызны намус белән үтәдегез. Сезгә, шундый батыр йөрәкле ир-атларны тәрбияләгән ата-аналарга, барлык якыннарыгызга илебез өчен кылган батырлыкларыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт!
– Якташларыбыз сугыштан әйләнеп кайтканга инде ничә еллар узды, – дип билгеләп үтте “Хәрби тугандашлык” (“Боевое братство”) хәрби бәрелеш ветераннары советы идарәсе рәисе Ренат Шәрипов. – Тик Әфганстанны без мәңге оныта алмабыз. Сугышта катнашучылар үз бурычларын үтәп кенә калмыйча, тыныч тормышта үзләрен намус хезмәтләре белән дә күрсәтә алдылар. Барыгызга да сәламәтлек, озын гомер, тынычлык телим!
Яшьләр исеменнән митингта катнашучыларга Болгар кадет мәктәбе укучысы Кирилл Ржата мөрәҗәгать итеп, интернациональ бурычын үтәгән сугышчылар батырлыгына тиң булу өчен яшьләр барысын да эшләргә әзер, дип билгеләп үтте.
Сугышта һәлак булучылар һәм  тыныч тормышта вафат булган сугышчылар истәлегенә юер минут тынлык игълан ителде. Һәйкәлгә тере чәчәкләр куйдылар.
   Владимир Корнилов 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев