Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эшләре җайлы бара

Бугровка авылында яшәүче Рамил Хәбибуллин байтак еллардан бирле үз хуҗалыгында күп итеп маллар асрый. Туплаган тәҗрибәсе эшне нәтиҗәле алып барырга ярдәм итә.

Олег ПАХОМОВ

Ул шактый еллар “Болгар Арыш” агрофирмасында җитәкче урыннарда эшләгән, зур мәйданнарда агротехник чаралар уздыруны оештырган, фермадагы малларның баш санын арттыруга да даими игътибар биргән. Үз хуҗалыгын булдырып карау турындагы уй нәкъ менә әлеге агрофирмада эшләгәндә туган да инде.
Соңгы елларда Рамил Хәсбибулла улының гаилә фермасын үстерү юнәлешендә алып барган эше аерым игътибарга лаек. Авыл җирендә яшәүчеләргә күрсәтелә торган дәүләт ярдәменнән оста файдаланып, ул Бугровкада ике ферма бинасы төзеп куйган. Биредә, мәсәлән, алтмыш баш мөгезле эре терлек асрый. Биналарда тиешле шартларның барысы да тудырылган. Ит һәм сөт сатудан кергән акча исәбенә продукция җитештерүне тагын да арттыру өчен күп нәрсәләр эшләнә. Хәбибуллиннар хуҗалыкны тагын да нәтиҗәле итү өчен яңа планнар коралар.


– Моңарчы бөтен көчне терлекчелеккә биргән булсак, быел җиң сызганып игенчелек белән шөгыльләнә башладык, – ди Рамил Хәбибуллин. – Районның башка авыллары белән чагыштырганда, бездәге туфрак үзенең уңдырышлылыгы белән аерылып тора. Быел, мәсәлән, тәҗрибә рәвешендә кырык гектардан артык мәйданга бодай чәчтек. Бернинди ашлама кулланмадык, хәтта уҗымнарны да химикатлар белән эшкәртмәдек. Һәр гектардан утыз центнердан артык уңыш җыеп алдык. Киләсе елда чәчү мәйданнарын арттырырга уйлыйбыз. Өстәвенә, күпьеллык үләнне дә күбрәк гектарда үстерергә җыенабыз. Җирне көздән әзерләп калдырдык...


Моңа кадәр Хәбибуллиннар малларга ашату өчен печәнне авыл тирәсендәге табигый болынлыклардан чапкан. Быелгы җәйнең һава шартлары авыл хезмәтчәннәре өчен шактый уңай килде. Болынлыкларда каерылып үскән хуш исле үләнне чабып теземнәргә салу һәм киптерү өчен дә мөмкинлекләр җитәрлек булды. Хәбибуллиннар үз хуҗалыкларындагы малларга кыш буе ашатып чыгарлык күләмдә азык туплаган, артып калганын халыкка саткан. Күрше авыллардан да килеп алучылар булган. Киләсе җәйдә күпьеллык үлән басуларына да зур өметләр баглыйлар.
Алга куелган планнарны тормышка ашырганда ярдәмчеләренең дә даими булышлыгын тоеп торалар. Рамил Хәбибуллин аеруча Григорий Амосовтан бик канәгать, кулыннан килмәгән эше юк, ди. Чыннан да шулай: Григорий – тәҗрибәле эретеп ябыштыручы, менә дигән слесарь, техника белән дә оста идарә итә. Трактор һәм авыл хуҗалыгы машиналарын кыр эшләренә ул әзерли. Язын трактор белән җир сөрә, чәчә, тырмалый, печән әзерли. Хуҗалыкта башка эшләр дә җитәрлек. Тырыш булгач, хезмәт хакын да әйбәт ала.
Фермерга Ольга Емельянова да күп еллардан бирле ярдәм итә. Сыерлар да сава ул, бозаулар да карый. Гомумән, фермада продукция җитештерүгә үзеннән лаеклы өлеш кертә. Авылда мал асрауның кыенлыклары да аз түгел, әмма Рамил Хәбибуллин беркайчан төшенкелеккә бирелми. Киләчәккә өмет белән карарга күнеккән ул. Шуңа күрә эше дә җайлы бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев