Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эшкә бирсәң чын күңел...

Баланың мәктәптә ничек укуы, шәхес буларак формалашуы, дөньяга карашы, сабакташлары белән ничек аралашуы, уртак тел табуы – болар барысы да беренче чиратта укытучыга бәйле. Баланы гаилә генә түгел, ә мәктәп тә күп нәрсәгә өйрәтә.

Татьяна КИСЕЛЕВА,
Бураково мәктәбе 
директорының 
укыту-тәрбия эшләре 
буенча урынбасары.

Реклама

Мәктәп бусагасын моннан 22 ел элек укытучы сыйфатында атлап кергән Ольга Владимировна Сафинаның балаларда үз фәненә карата кызыксыну уята алуына сокланган идем. Аның рус теле грамматикасы турында шулкадәр мавыктыргыч итеп сөйләвен үземә дә тыңлап торырга туры килде. Ни гаҗәп, материал катлаулы булса да, балаларның күзе гел укытучыда булды, шулкадәр бирелеп тыңлап утырдылар, соңыннан әле темага кагылышлы сораулар да бирделәр...
Ольга Владимировна һәр укучының фикерен хөрмәт итә, аларны ишетә һәм тыңлый белә. Аның беркайчан да класс тактасы янына чыгып балаларга тавышын күтәргәнен ишетмәссең. Бик ачык, ихлас кеше ул, һәр нәрсәнең чамасын белә. Ольга Владимировна классында укыган балаларны бәхетле,  дияр идем. Чөнки аның кебек үз эшенең чын остасы булган педагоглар бала күңелендә нәни генә бер очкыннан да ялкын кабызырга сәләтле.
Хезмәттәшләре һәм укучылар аның эрудициясенә, оптимизмына игътибар итми калмыйдыр. Ольга Владимировна укучыларны әзерләгән өчен бик күп Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларына ия, аның җитәкчелегендә берничә кыз һәм малай Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабында призлы урыннарга лаек булдылар. Чыгарылыш имтиханнарында да яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Бу уку елында, мәсәлән, биш кеше КФУның бюджет бүлегенә укырга керү бәхетенә ирешкән.
– Аның белән бик тиз уртак тел табасың, – диләр укучылар һәм хезмәттәшләре. – Кирәк чакта Ольга Владимировна файдалы киңәшләрен бирә, әйтеп җибәрә...
Педагог һөнәрен сайлап ялгышмаган ул. Нәкъ менә Ольга Владимировна кебек олы йөрәкле педагоглар бала күңеленә ярата алырлык ачкычны табарга сәләтле дә инде. Күбрәк булсын иде мондый педагоглар!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X