Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эш темплары кимеми

Район авыл хуҗалык-ларында эшләр бер генә көнгә дә туктап тормый. Бүгенге көндә игенчеләрнең төп бурычы – басуларны карау.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, басуларны яфрактан тукландыру – 11100 гектарда, тамырдан 19500 гектар мәйданда башкарылган. Тишелеп чыкканчы тырмалау – 2700 гектарда, шытымнар буенча 12300 гектарда үткәрелгән. Шулай ук игенчеләр чәчүлекләрне корткычлардан (8700), авырулардан (7700), чүп үләннәреннән (37700 гектарда) эшкәрттеләр. 
Хәзер хуҗалыкларда көзге культуралар өчен туфрак әзерләү бара. Бу эшләр әлегә чиста парларда гына башкарыла. Көзге культуралар өчен планлаштырылган 20000 гектарның 7700е эшкәртелгән инде. Көн саен бу агрочара белән район авыл хуҗалыгы басуларында 20-25 агрегат шөгыльләнә, алар көнгә 800-1000 гектар җирне эшкәртеп өлгерәләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кайбер хуҗалыклар бу операцияне инде икенче тапкыр башкара. Норма буенча, һава шартларына карап, пар җирләрен сезонына 5-7 тапкыр эшкәртергә кирәк.
Яңгырлар туктап, кояшлы көннәр җиткәч, район хуҗалыклары терлек азыгы – печән һәм сенаж әзерләүгә керешәчәкләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев