Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Энергетиклар быел да сынатмый

22 декабрьдә энергетика тармагында эшләүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Узып бара торган елны район энергетиклары нинди уңышлар белән каршылый, киләчәккә нинди планнарны тормышка ашырырга җыена?

Руслан ХӘМИДУЛЛИН

Ел азагында барлык хезмәт коллективларында эшкә йомгак ясыйлар. Энергетиклар да, күптәнге гадәт буенча, эшләнгән эшләрне барлый, яңа планнар билгели. Гомумән, декабрь – алар өчен җаваплы айларның берсе. Быел Спас РЭСы коллективының шактый күләмдә эш башкаруын билгеләп үтәргә кирәк. Мәсәлән, сигез чакрым озынлыгында 10 киловольтлы һава линиясе төзелгән һәм ул шәһәрдәге яңа микрорайонны электр энергиясе белән тәэмин итеп торачак. Көтмәгәндә аварияләр килеп чыга калса, шәһәрдә һәм Приволжск поселогында яшәүчеләрнең бер өлешенә энергия шушы линиядән килеп торачак.

Шәһәрдә әлеге коллектив көче белән 70 тән артык яңа абонент линиягә тоташтырылды, трансформатор подстанциясе алмаштырылды. Һавадан уза торган электр линияләре һәм подстанцияләргә даими рәвештә техник хезмәт күрсәтелә.

Авыллардагы 10/0,4 кВ һава линияләре ремонтланды, Антоновка, Ямбакты, Мартышачий, Отрада, Гөлеш авыллары нәкъ менә шул линияләргә тоташтырылган да инде.

Җайланмаларны техник яктан яңарту буенча да шактый күләмдә эшләр башкарылган. Мәсәлән, бәйләнеш индикаторлары, токның көчен исәпли торган датчиклар, автомат кабызгычлар, энергияне саклый һәм контрольдә тота торган башка приборлар урнаштырылган. 

Биредә инде өч елдан бирле эшләрне электр килүне туктатмый гына башкару тәҗрибәсеннән нәтиҗәле файдаланалар. Бу – халыкны электр энергиясе белән тәэмин итүнең сыйфатлы булуын раслый торган мисал. РЭСның барлык хезмәткәрләре дә тиешле өйрәнүләр узган. Һава линияләрендә аварияләр килеп чыга калса, бу урынга тиз арада махсус бригада чыгып китә. Кышкы чорда, мәсәлән, энергетиклар квадроцикл һәм снегоходлардан файдалана. Әйтергә кирәк, мондый техника зур транспорт чаралары керә алмаган урыннарда эшләү өчен бик җайлы.

Реклама

Ел саен “Челтәр компаниясе” акционерлык җәмгыятендә электрчыларның һөнәри осталыгын ачыклау максаты белән республика күләмендәге ярышлар уздырыла. Шунысы куанычлы, быел мастер Николай Герасимов җитәкчелегендәге Спас РЭСы бригадасы мактаулы икенче урынга лаек булган. Конкурста шулай ук электр монтерлары Леонид Федоров, Валерий Чичулин да катнашкан. Әлбәттә инде, югары осталыклары өчен аларга бүләк тапшырганнар.

Күп еллык намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен энергетика җайланмаларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү мастеры Олег Чуксин Татарстан Республикасының сәнагать  һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Ягулык-энергетика системасын үстерүгә керткән өлеше өчен баш инженер Константин Молодовка район башлыгының Мактау грамотасын тапшырганнар, ә инде Антоновка авылы подстанциясенең дежур электромонтеры Александр Кузьмин “Челтәр компаниясе” җәмгыятенең Рәхмәт хатына лаек булган.

– Бу бүләкләр – без башкара торган уртак эшкә бирелгән бәя, – ди Константин Молодов. – Олег Чуксинның, мәсәлән, бездә эшли башлавына егерме елдан артык. Гади электромонтер булып башлаган иде, хәзер инде мастер, коллективта тәҗрибәле белгеч буларак ихтирам казанды. Бездә аның кебек уңганнар аз түгел. Быел Чистай электр челтәрләренә 55 ел тулуы турында да әйтергә кирәк...

Районда электр тапшыру линияләре һәм башка җайланмаларны һәрвакыт төзек хәлдә тоту өчен мөмкин булганнарның барысы да эшләнә. Тәүлек буе дежур торулар оештырылган. Электрчылар авария булган урыннарга теләсә кайсы минутта чыгарга әзер торалар.

Киләчәк планнарга килгәндә, яңа елда урам электр челтәрләре булдырылачак, район хастаханәсе территориясендә һәм шәһәр үзәгендәге подстанцияләргә ремонт ясау күздә тотыла. Билгеләнгән эшләрнең барысы да үтәлер, дип ышандырып әйтергә була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X