Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Екатериновка авылы клубында яңа музыкаль җиһазлар барлыкка килде

Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин авыл халкына шундый бүләк ясады.

Агымдагы елның 28 июленнән Татарстанда “Бердәм Россия” партиясенең күчмә кабул итү бүлмәсе эшли башлады. Спас районында өч көн эшләү дәверендә халыктан 71 теләк җыелды. Аларның барысы да эшкә алынды. Кабул итүләрнең берсе барышында Екатериновка авылы клубы мөдире Римма Вәлиева Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшинга авыл клубына музыкаль җиһазлар кирәк, дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итә.  

Кичә исә Айдар Метшин һәм Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова белән бергә авыл клубына зур бүләк – микшер, колонкалар һәм микрофон алып килделәр.

«Бар да Айдар Рәисович аркасында. Һәрвакыт әйткән сүзендә тора. Берничә көн элек ул “Спас районына барабыз. Әйттем икән, үтәргә кирәк”, диде. Авылда халык саны 11 генә булса да, бик күңелле яшиләр», - ди Татьяна Ларионова.

«Халык тормышын аз булса да яхшырту өчен тырышабыз. Битараф булмаган кешеләр аркасында кечкенә авылларда да тормыш гөрли башлый. Шартлар тудырыла, программалар тормышка ашырыла. Халык өчен тырышу – мактаулы гамәл. Рәхмәт сезгә, Римма Әхәтовна. Ә без Татьяна Петровна белән сезне киләчәктә дә ярдәмнән ташламабыз», - дип билгеләп үтте Айдар Метшин.

Чара ахырында кунакларга кечкенә генә концерт күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев