Депутатларга наказлар бирелде
Көек, Куралово авыллары һәм Болгар шәһәрендә шушы көннәрдә “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсе эшләде.
Кабул итүләр барышында авыл һәм шәһәр халкы шушы якшәмбе көнне республика Дәүләт Советына сайланачак депутатларга наказлар бирде.
“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Храменкова мәгълүматлары буенча, барлыгы 17 наказ алынган. Спас районы халкын борчыган проблемалар юлларга ремонт ясау, су үткәрү челтәрләрен алыштыру, авылларны белгечләр белән тәэмин итү, пенсияләр һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләрне билгеләү һәм башка мәсьәләләргә кагыла.
Күчмә җәмәгать кабул итү бүлмәсе эшләү чорында халыктан барлыгы 64 наказ кабул ителгән, аларның барысы да хәл итү өчен эшкә алынган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, наказлар күчмә кабул итү бүлмәсе аша гына түгел, “Минем депутат” дигән интернет хезмәте аша да алына. Бу хезмәт аша үз мөрәҗәгатеңне калдырырга яки депутатлыкка кандидат белән “кайнар линия” телефоны аша элемтәгә керергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев