Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чыршы, чыршы без сине, сагынып көттек ел буе...

Авылларда иң яхшы яңа ел чыршысына уздырылган конкурска йомгак ясалды.

Махсус комиссиягә берничә көн дәвамында авылларда булып, иң матур бәйрәм чыршысын ачыкларга туры килде. Нәтиҗәләр чыгарганда, чыршының биеклеге, бизәлеше, янәшәдәге территориянең ничек яктыртылуы һәм әзерләнгән булуы исәпкә алынды. Шунысын әйтергә кирәк, авыл җирлекләренең барысы да конкурста актив катнашты.

Нәтиҗәдә беренче урын өчен дипломга һәм акчалата сертификатка Кузнечиха, Никольск, Чәчәкле авыл җирлекләре лаек булды. Икенче урын һәм сертификат Иске Рәҗәп җирлегенә тапшырылды. Өченче урын һәм акчалата сертификат Урта Йорткүл, Полянка, Бураково авыл җирлекләренә бирелде. Моннан тыш, территорияне барысына караганда да матур һәм үзенчәлекле итеп бизәгән Никольск авылына махсус диплом тапшырылды. Иң зур чыршының Кузнечихада куелуы ачыкланды. Ә менә Полянкада боздан иң зур тау ясаганнар.

Конкурсны оештыручылар һәм комиссия әгъзалары киләчәктә дә җирлекләрдә мондый чараларның уздырылачагы турында әйттеләр. Димәк, бүләккә ия булу өчен әзерлек чараларын алдан күрергә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев