Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чынга ашсын якты хыялы!

Быел П.А.Карпов исемендәге кадетлар мәктәп-интернатын тәмамлаучы Наил Алиев хәрби офицер булырга хыяллана.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

Болгарда кадетлар мәктәбе барлыгы турында Наилнең моңарчы да ишеткәне булган. Ә инде бер ел шунда белем алырга өлгергән дусты сөйләгәч, Ульяновск өлкәсендәге Чардаклы мәктәбенең бишенче классын тәмамлаган малайның кадетлар классында укыйсы килү теләге тагын да арткан. Аны ара ераклыгы, интернат тормышы һәм башка кыенлыклар бөтенләй дә куркытмаган. Әти-әнисе дә каршы килмәгән. Әнә шулай итеп, Наил кадетлар мәктәбендә укый башлаган.

Башкалар белән бергә тантаналы шартларда ант биргәннән соң, мәктәп һәм класс тормышына тиз ияләшкән ул. Мондагы көн режимы минутларга кадәр бүленгән дияргә була. Укуга, әлбәттә инде, барыннан да күбрәк вакыт каралган.

– Үз алдына билгеле бер максат куйган кеше иң әүвәл тырышып укырга тиеш, – ди ул. – Минем дә өчлеләрем юк, чирекне бик яхшы билгеләренә тәмамлаган вакытларым да булды.

Төп мәктәпне тәмамлаганнан соң уздырыла торган дәүләт аттестациясен ул дүрт һәм бишле билгеләренә тапшырган. Рус теле һәм математика кебек мәҗбүри фәннәрдән тыш, үз белемен география һәм информатикадан да тикшереп караган. Иң яхшы кадет буларак, Наилне Екатеринбург шәһәренә экскурсиягә бару өчен путевка белән бүләкләгәннәр. Мәктәптә укыганда ул әле тагын Түбән Новгородтагы хәрби часть базасында урнашкан лагерьда да булып кайткан. Биредәге шартлар армия тормышыныкы белән чагыштырганда, бер дә ким түгел. Казармада яшәп, солдат боткасы белән туклану яшүсмерне бер дә куркытмаган. Киресенчә, офицер һөнәре сайлап ялгышмавына тагын бер кат инанган.

Һөнәр сайлауда педагогларның укучыларга карата нинди мөнәсәбәттә булуы да зур роль уйный. Шөкер, бу мәктәптә белем бирүчеләрнең барысы да балаларга игътибарлы, ачык йөзле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булулары белән аерылып торалар. Мәктәп тормышын җанлы һәм мавыктыргыч итүгә беренче чиратта әнә шул педагоглар үзләреннән зур өлеш кертәләр дә инде. Алар арасыннан аеруча мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Алсу Ходжиева, класс җитәкчесе Елена Никитина, командир Александр Вихлянскийны һәм башкаларны билгеләп үтәргә мөмкин.

Әлбәттә инде, сайлаган һөнәрнең яхшы физик әзерлек таләп итүен дә яхшы аңлый Наил. Шуңа күрә спорт белән даими шөгыльләнә. “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Борюшкин җитәкчелегендә самбо түгәрәгенә йөри. Бассейнга барырга да вакыт таба.

Унберенче класс укучысы мәктәпнең җәмәгать эшләрендә дә һәрчак актив катнаша. Гомумән, вакыйгаларның үзәгендә кайнарга ярата ул. Мәктәптә әзерләп уздырыла торган бәйрәм концертларын бик оста алып бара, класстан тыш чараларда катнаша, ул әле тагын матур итеп бии дә белә. Балалар сәнгать мәктәбенең “Булгарочка” бию коллективы составында, мәсәлән, “Йолдызлык” фестиваленең зона этабында икенче урынны алган. Республика күләмендә үткәрелгән “Ел лицейчысы – 2018“ спартакиадасында катнашып, сафта йөрүчеләр арасында җиңгән. Инде хәбәр ителгәнчә, моның өчен Наилгә медаль һәм плазмалы телевизор тапшырдылар. Кадетлар мәктәбендә уку елларында Наил инде саллы гына портфолио тупларга өлгергән. Шунысын әйтергә кирәк, боларның барысы да үзе  керергә җыенган уку йортына җибәрелгән.

– Тырыш, җаваплы, бик тәртипле укучы, – ди аның турында мәктәптә беренче еллардан бирле остазы булган Елена Никитина. – Максатына ирешәчәгенә бер шик тә юк.

Кадетлар мәктәбендә бердәм дәүләт имтиханнары тапшырырга әзерләнәләр. Яшүсмернең киләчәк язмышы әнә шул имтихан нәтиҗәләренә бәйле булачак. Аның балачак хыялы чынга ашсын иде!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев