Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Челтер-челтер ага чишмә...

Узган дүшәмбедә Татар Такталы халкы күптән көтеп алган зур вакыйга булды – яңартылган Нурлыхак чишмәсе ачылды.

Тәлгат Җамалетдинов

Башка районнар белән чагыштырганда, безнең район чишмәләргә бай түгел. Бәлки, алар каядыр талгын гына агып та яталардыр, тик аларны табарга, файдалы чишмә суын халык эчә алсын өчен тәртипкә китерергә кирәк. Мәсәлән, Такталы авылы һәм елга тирәсендә урнашкан бу чишмәне 2010 елда Илнар Сәлахов тапкан. Ул аны чистартып, хәленнән килгәнчә тәртипкә китергән. Аннары бу хакта таныш-белешләренә сөйләгән. Тумышы белән шушы яклардан булган Мансур Сафин чишмә белән кызыксынгач, эшләр тизрәк бара башлаган.
Елга аркылы кечкенә тимер күпер, койма, саф һавада хәл җыю өчен урыннан торган комплексны ясау өчен шактый акча кирәк булган. Тик Такталыда бу изге эшкә хәлдән килгәнчә акчаны үзләре җыйганнар, республика һәм илебезнең башка почмакларында яшәүче якташлары да ярдәм иткән. Район җитәкчеләре дә бу эшне башкару өчен акча бүлеп биргәннәр. Шулай итеп, уртак тырышлык белән яшь нарат һәм каеннар үсеп утырган калкулыктан тибеп чыккан чишмә авылның  чын җәүһәренә әверелгән. 
Якташларына мөрәҗәгать итеп, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Фәргат Низамов бу изге эштә катнашкан барча халыкка чын күңелдән рәхмәт әйтте һәм чишмә буе авыл халкы өчен яраткан ял итү урынына әверелер, дигән ышаныч белдерде.
– Сез бик зур һәм кирәкле эш башкарып чыктыгыз,  – диде авыл халкына мөрәҗәгать итеп район башлыгы Камил Нугаев. – Такталы халкының эш сөючән, тырыш булуы һәркемне сокландыра. Авылыгыз халкы элек-электән бердәмлеге белән аерылып торды, һәр эшне сез бөтен авыл белән башкарып чыктыгыз. Табигатьнең җәннәткә тиң почмагында барлыкка килгән чишмә дә – авыл халкының тырышлыгы нәтиҗәсе...
Район имам-мөхтәсибе Фәрһад хәзрәт Минсәгыйр якташлары һәм кунаклар алдында Коръән сүрәләре укып, чишмәгә озын гомер теләде. Такталы авылы халкына шулай ук Аграмак авыл җирлеге башлыгы Румия Галәветдинова да рәхмәт белдерде. Бу очрашуга махсус кайткан техник фәннәр докторы, Казан дәүләт аграр университеты профессоры Эльмас Нуруллин чишмә суына тикшерү үткәреп, аның составында кеше организмы өчен файдалы матдәләр барлыгы раслануы турында хәбәр итте.
– Чишмә – яңарыш, яңа тормыш символы ул, – дип билгеләп үтте Эльмас Габбас улы. – Әгәр авыл халкы чишмәне яңарту юлын тапкан икән, ул алда торган башка проблемаларны да хәл итәргә сәләтле, дигән сүз. Авылда юллар төзелүенә, менә дигән фельдшер-акушерлык пункты, Мәдәният йортының булуына мин бик шатмын. Бәлки, кайчан да булса мәктәп мәсьәләсе дә хәл ителер...
Нурлыхак чишмәсен яңартуда актив катнашкан Ирек Мисәлимов, Фәрит Халитов, Котдус Зарипов, Мансур Сафинга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Мансур Сафин әйтүенчә, авыл янында гына тагын ике чишмә табылган. Бераз вакыт үткәч, аларны да яңарту эшенә керешергә телиләр.
Автор фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев