Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Быелгы яз үзе кайгырта...

Узган җомгада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин район игенчеләре белән очраштылар.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ

Ямбакты авылы янәшәсендә басуда узган киңәшмәдә шулай ук хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары да катнашты.
– Республика буенча шифалы яңгырлар явып узды, туфракта уҗымнарга дым җитәрлек, – диде Марат Готыф улы. – Күрәсезме, быелгы яз игенчеләр турында ничек кайгырта, димәк, әйбәт уңыш үстереп алу өчен мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк. Басуларда игеннәр матур гына үсеп килә, ә калганы инде сезнең тырышлыкка бәйле булачак...
Район башлыгы Камил Нугаев аграр ведомство җитәкчесен игенчелек һәм терлекчелек тармагындагы хәлнең торышы белән таныштырып үтте.
– Игенчеләр язгы кыр эшләрен оешканлык белән башкарып чыкты, – диде район башлыгы. – Хуҗалыклар ел саен машина-трактор паркын яңарта, элиталы чәчүлек орлык белән эш итүгә зур игътибар бирелә. Узган ел кайбер хуҗалыкларда көзге культураларның һәр гектарыннан 60 центнерлап бөртек җыеп алдылар. Быел да планнар зурдан...
Район башлыгы соңгы елларда районда техник культуралар үстерүгә игътибарның артуы турында билгеләп үтте. Мисал буларак Александр Планин хуҗалыгын китереп үтте. Биредә өч елдан бирле шактый мәйданда соя үстерәләр. Бу культурага базарда сорау арта бара. Узган ел, мәсәлән, хуҗалыкта җыеп алынган уңышның һәр тоннасын 25 мең сумнан артык бәягә сатканнар. Хуҗалык кассасына көнбагыш сатудан да ярыйсы гына акча керә. Районның кайбер хуҗалыкларында тары игү белән дә шөгыльләнәләр.
Очрашу барышында бу язда басуларда көзге культураларга китерелгән зыян турында да борчылып сөйләде министр. Безнең районда, мәсәлән, өч мең гектарга якын мәйдандагы уҗымнар кар күгәрегеннән зарарланган. Марат Готыф улы әйтүенчә, тиешле документларны җыеп Мәскәүгә җибәргәннәр. Инде мәсьәләнең уңай хәл ителүен көтәсе кала.
Аграр ведомство җитәкчесе безнең шәһәр тирәсендә чимал эшкәртү һәм продукция җитештерү белән шөгыльләнергә сәләтле булган кечерәк кооператив төзеп карарга хыяллануы турында да җиткерде. Борынгы Болгарга туристлар һәм кунаклар күп килә, бәлки шуның белән кызыксындыра алырбыз, дип тә өстәде ул.
– Дөресен әйткәндә, бу уңайдан без сезнең кызыклы уй-планнарыгызны ишетергә теләгән идек, – диде Марат Готыф улы. – Сезгә амбицияләр җитешми, алга яңа бурычлар куярга һәм аларны тормышка ашырырга кирәк. Сездә акча эшләү өчен мөмкинлекләр җитәрлек...
Министр гаилә фермалары төзү, субсидияләр һәм льготалы кредитлар алу, эшчеләргә хезмәт хакы түләү белән бәйле һәм башка мәсьәләләр белән кызыксынды. Ул шулай ук киңәшмәдә катнашучыларның сорауларына җавап бирде һәм соңыннан район игенчеләренә эшләрендә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев