Быел да сынатмыйлар
Узган якшәмбедә Екатериновкадагы Ленар Гыйниятуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары печән әзерләүгә кереште.
Хуҗалыкта күпьеллык үлән мәйданнары 110 гектар тәшкил итә, инде шуның яртысыннан печәнне чаптырырга да өлгергәннәр. Монда механизатор Андрей Ганинның тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Ул МТЗ-80 тракторына тагылган роторлы чапкычтан нәтиҗәле файдалана, көнлек норманы арттырып үти. Чабылган печәнне теземнәрдә озак яткырмыйлар, тигез кипсен өчен аны Альберт Төхвәтуллин МТЗ-82 белән әйләндереп чыга. Әзер печәннең бер өлешен инде төргәкләргә төргәннәр, терлек азыгы 25 гектардан тулысынча җыеп алынган. Бүгенге көнгә, мәсәлән, хуҗалыкта 40 тоннага кадәр яхшы сыйфатлы печән әзерләнгән. Хуҗалык җитәкчесе аеруча Рамил Абдрахмановның эшен югары бәяли.
Узган ел белән чагыштырганда, быел биредә печәнне күбрәк әзерләүне планлаштыралар. Ни өчен дигәндә, хуҗалыктагы малларның баш саны гына да 400гә җитә, шуларның 190ы – савым сыерлар. Алда торган кышлату чорын уңышлы уздыру өчен ким дигәндә 500 тонналап печән кирәк. Моңа ирешү өчен мөмкинлекләр җитәрлек: басуларда күпьеллык үлән куе үскән, көннәр кояшлы тора, механизаторларның күңеле күтәренке. Инде вакытны озакка сузмыйча, эшне тиз арада башкарып чыгу өчен тырышырга кирәк.
Хуҗалыкта бераз соңрак, июль башларында, сенаж салуга керешәчәкләр. Алдан исәпләүләр күрсәткәнчә, көздән башлап язгы чорга кадәр 3000 тоннага якын туклыклы сусыл терлек азыгы кирәк булачак. Шөкер, берьеллык үләннәр быел да куандырырлык үскән. Алда торган максатка ирешүдә яңа сатып алынган “Дон-680” комбайнының да файдасы булачагына нык ышаналар. Терлек азыгы әзерли торган яңа машинаны шушы көннәрдә алып кайтырга җыеналар.
– Быел үләннәр куе булып үсте, механизаторлар да сынатмый, – ди хуҗалык җитәкчесе Ленар Гыйниятуллин. – Маллар күп булгач, азыкны да запас белән тупларга кирәк. Басуларда печәннең өлгергән чагы, аны вакытында җыеп алу зур әһәмияткә ия. Сыйфатлы азыкның терлекчелек продукциясе җитештерү күләмнәрен арттыруда нинди роль уйнавын хуҗалык хезмәтчәннәре яхшы белә. Шуңа күрә сынатмыйлар да инде...
Руслан Хәмидуллин фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев