Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бөртеге дә әрәм булмасын...

Быелгы урып-җыю эшләре барышында Болгардагы ашлык кабул итү предприятиесенә егерме дүрт мең тонна бөртек китерелде.

Владимир КОРНИЛОВ
Башка еллардагы кебек, безнең элеваторга ашлыкны республиканың башка районнарыннан, шулай ук күршедәге өлкә хуҗалыкларыннан да китерделәр. Урып-җыю чорында яңгырлар еш явып тору сәбәпле, предприятие белгечләренең мәшәкатьләре сизелерлек артты. Игенчеләрнең уртак тырышлыгы белән үстерелгән ашлыкны кабул итеп алу, тиешенчә эшкәртү һәм җилгәрү өчен эшне икешәр сменада оештырырга һәм төн урталарына кадәр дәвам итәргә туры килде.


Киптерү-чистарту башнясы операторлары Николай Пеньков белән Сергей Грызуновның предприятиедәге хезмәт стажы артык зур булмаса да, алар инде үзләрен тырыш эшчеләр итеп танытырга өлгергән. Икесе дә тапшырылган эшне һәрвакыт намус белән үти, кылны кырыкка ярырдай урак вакытында үзләренә нинди зур җаваплылык йөкләнүен яхшы аңлыйлар.

Быел элеватордан 20 мең тонна ашлык төяп озатканнар. Мәсәлән, 8 йөк судносы ашлыкны Санкт-Петербургка, Кострома һәм Россиянең башка шәһәрләренә алып киткән. Йөк озатканда предприятие хезмәткәрләренә икеләтә тырышырга туры килә.

Бу көннәрдә бирегә хуҗалык басуларыннан көнбагыш ташыйлар. Уңышны чистартып киптергәннән соң тиешенчә эшкәртү өчен предприятие территориясендә урнашкан май заводына китерәләр.

Бер сүз белән әйткәндә, предприятие коллективының мәшәкатьләре җитәрлек. Басуларда маңгай тире тамызып үстерелгән бөртекне кадерләп саклау өчен мөмкин булганнарның барысын да эшләргә тырышалар алар.


Автор фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев