Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бозлавыксыз кыш буламы?

Башка еллар белән чагыштырганда, быелгы кыш чатнама суыклары белән куркытмаса да, көтелмәгән сюрпризларын инде күрсәтә башлады.

Кичә иртә белән, мәсәлән, бозлы яңгыр явып узды. Гыйнвар урталарында мондый хәлнең буласына ышанасы да килми. Әмма нишләтәсең, табигатьнең үз законнары, аны үзгәртә алмыйсың. Әзерләгән сынауларын да ничек бар, шулай кабул итәргә туры килә. Дөрес, кышкы бозлавык шактый куркыныч тудыра. Шуңа күрә шәһәр урамнары буйлап йөрүче җәяүлеләргә дә, автотранспорт чараларына да аеруча сак һәм игътибарлы булырга кирәк.

Иртәнге яңгырдан соң һава температурасы бераз төшү сәбәпле, урамдагы автомобиль юллары, шәһәр урамнарындагы тротуарларда ялтырап торган боз хасил булды. “Сувар “Б” җәмгыятенең юл хезмәте дә, кем әйтмешли, таңнан ук аяк өстендә. Павел Вакуров, мәсәлән, төгәл иртәнге сәгать алтыда махсус машина белән шәһәрнең үзәк урамнарына һәм тротуарларга тозлы ком катнашмасы тарата башлаган. Кайбер урыннарда, аерым алганда, урта мәктәп янында һәм тротуарларда әлеге катнашманы кул көче белән таратырга туры килгән. Юллардагы бозны эретә торган катнашманы тракторчы Алексей Палагин ташып тора.

Реклама

Белгечләр әйтүенә караганда, аерым көннәрдә бозлавыктан саклау өчен якынча 25 тонналап катнашма сарыф ителә. Ел башыннан бирле оешма хезмәтчәннәре ундүрт тапкыр шәһәр урамнарын кардан чистартуга чыккан, моның өчен уннан артык техника җәлеп ителгән.

– Бер яктан караганда, кар аз яву сәбәпле, кыш безнең өчен артык мәшәкатьләр китереп чыгармый, – ди “Сувар “Б” җәмгыятенең баш инженеры Сергей Князев. – Әмма һава температурасының даими үзгәреп торуы да безнең файдага түгел, чөнки юлларда бозлавыклар хасил була. Шуңа күрә барысына да әзерләнеп торырга кирәк. Дөрес, бездәге егетләр беркайчан да сыната торган түгел. Быел да юллар һәм тротуарларны тиешле тәртиптә тотарлар, дип ышанасы килә...

Быелгы кыш тагын нәрсәсе белән гаҗәпләндерер икән? Алдагысын төгәл генә әйтеп булмый, әмма  барыбер үзенекен итми калмас. Димәк, юл хезмәтчәннәре барысына да әзерләнеп торырга тиеш. Ни генә булса да, транспорт чарасы белән идарә итүчеләр һәм җәяүлеләр юлчыларның хезмәтенә югары бәя бирерләр, дип ышанасы килә.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X