Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Борынгы Болгар – изге җир...

Табигатьтә көз хакимлек итсә дә, Болгар музей-тыюлыгына килүче туристлар агымы кимеми.

Ел саен борынгы Болгарның тарихи һәйкәлләре, истәлекле урыннары белән танышырга теләүчеләр саны артканнан арта гына бара. Болгарны хәзер бөтен дөньяда беләләр.

Музей-тыюлыкның юбилей елында (быел оешуына 50 ел тулды) безгә 450 меңнән артык турист килде. Әлбәттә инде, алар өчен мавыктыргыч экскурсияләр, тематик чаралар, күргәзмәләр үткәрелде. “Изге Болгар җыены”, “Кыш батыр”, “Бөек Болгар”, “Чәк-чәй” кебек күп халык катнашында уза торган бәйрәмнәрне ел саен көтеп алалар. Әйе, борынгы бабаларыбыз гомер кичергән изге җир һәркем өчен якын һәм кадерле. Казан, Мәскәү, Түбән Новгород, Ярославль, Самара, Уфа – безнең як тарихы белән кызыксынучылар кайлардан гына килми. Борынгы җирләр хәтта чит ил туристларын да үзенә тартып тора. Төньяк мавзолей, Җәмигъ мәчете, Кече манара, хан төрбәсе, Көнчыгыш мавзолей, Кара, Ак пулатлар, Кече шәһәр, Успения чиркәве – болар һәм башка тарихи объектлар Болгарга килә торган туристларда зур кызыксыну уята. Ак мәчет белән Истәлек билгесен борынгы Болгарның “җәүһәрләре” дип атарга тулы нигез бар. Болгар Цивилизациясе, “Табиб йорты”, “Болгар чәе”, дворяннар, Абдулла Алиш музейлары һәр кешедә онытылмас тәэсирләр калдыра.

Борынгы Болгарның бай тарихын өйрәнүгә гомерләрен багышлаган кешеләр турында да әйтергә кирәк. Аларның тырышлыгы белән музей-тыюлык фәнни-тикшеренү һәм фән-мәгърифәт үзәгенә әйләнде, биредә тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен өйрәнү, аларны саклау һәм пропагандалау буенча киң колачлы эшләр алып баралар. 2014 елда Болгардагы тарих-архитектура комплексы ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелде. Моңа багышлап тыюлыкта махсус күргәзмәләр оештырылды.

Юбилей чаралары кысаларында, Туризм көненә багышлап, музей-тыюлыкта “Бөек Болгар – Идел буендагы цивилизация” дигән фәнни-гамәли конференция уздырылачак. Конференция эшендә галимнәр, аспирантлар, фәнни хезмәткәрләр, туган як тарихын өйрәнүчеләр, музей хезмәткәрләре, гомумән, тарихыбызга һәм мәдәни мирасыбызны саклауга битараф булмаган кешеләр катнашачак. Биредә әле эшләнәсе эшләр аз түгел.

Борынгы Болгар киләчәктә дә үткән бай тарихыбыз белән кызыксынучыларны үзенә магнит кебек тартып торыр, дип ышанасы килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар БГИАМЗ