Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Болгарда яңартылган китапханә ачыла

Иртәгә Болгарда капиталь ремонттан соң шәһәр китапханәсе ачыла.

Монда үзгәрешләрне күреп сокланмый мөмкин түгел. Болгарның заманча китапханәсен бер курыкмыйча интеллектуаль клуб дип тә атарга була. Биредә барысы да җайлы һәм матур итеп эшләнгән. Күпфункцияле залда дуслар белән бергә җыелып яки ялгыз гына иркенләп вакыт үткәрергә мөмкин. Күңелсез булмаячак. Хәзер китапларның кәгазьдә басылганын гына түгел, ә электрон вариантын да уку мөмкинлеге тудырылган. Начар күрә торган кешеләр өчен Браил телендәге китаплар кайтарылган. Шундый ук клавиатуралы компьютер да бар. Китаплардан тыш, биредә төрле газета һәм журналлар белән танышырга, кино карарга була, хәтта планетарийда бар. Гадәти урындыклар урынына – җайлы йомшак кәнәфиләр, хәтта әле асылмалы «таган» да куелган. Коронавирустан куркып тормагыз! Китапханәдә басма китапларны дезинфекцияләү өчен махсус җайланма куелган. Китапханә сәгать 10:00да ачылачак. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпованы көтәләр. Кыскасы, шәһәр халкын яңа китапханәгә чакырабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев