Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Болгарда Әтиләр көнен билгеләп үттеләр

Бәйрәмдә балаларын ялгыз тәрбияләүче аталарга бүләкләр тапшырылды.

Бүген Болгарның Рабига күле буенда Халыкара әтиләр көненә багышланган бәйрәм узды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бәйрәм быел гына гамәлгә кертелде. Ирләр бу инициативаны хуплый, чөнки Әниләр көне инде күптәннән бәйрәм ителә, ә әтиләргә багышланган бәйрәм моңа кадәр юк иде.

Ә бит Спас районында гына 16 ир-ат балаларын ялгыз тәрбияли. Бүгенге бәйрәмдә аларның һәрберсенә 2000 мең сумлык сертификат тапшырылды. Сертификат хисабына иганәче кибетеннән йорт кирәк-яраклары сатып алырга мөмкин.

Рабига күле янында оештырылган бәйрәмгә дә балалар әтиләре белән бергә килде. Алар өчен концерт, күңелле эстафета оештырылды, шулай ук саф һавада чәй табыны янында тамак ялгарга һәм шунда ук кыр кухнясында пешергән тәмле карабодай боткасын авыз итеп карарга мөмкин булды.

Реклама

Конкурсларда катнашырга теләүчеләр дә күп булды. Әтиләр һәм балалар ике командага бүленеп, көч сынаштылар. Нәтиҗәдә балалар командасы җиңеп чыкты, чөнки әтиләр, чын ир-ат буларак, өстенлекне аларга бирде.

Бүләкләү тантанасында Спас районы башлыгының социаль мәсәләләр буенча урынбасары, өч бала әтисе Евгений Савинов чыгыш ясады.

«Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов исеменнән барлык әтиләрне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм! Россия Президентының октябрь аеның өченче якшәмбесен әтиләр бәйрәме буларак билгеләве – бик дөрес карар. Бөтен дөньяда бәйрәм инде йөз елдан артык билгеләп үтелә. Хәзер инде ул Россиядә дә булачак. Әтиләрнең барысы да игелекле, ышанычлы булсын. Балаларыбыз безне нәкъ шундый итеп күрә!», – дип билгеләп үтте Евгений Савинов.

Бу хакта ФОТОРЕПОРТАЖ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X