Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Болгарда шәһәр көнен билгеләп үттеләр

Бу уңайдан район мәдәният йортында бәйрәм концерты узды.

Шәһәребезнең туган көненә багышланган чаралар зур бәйрәм концерты белән тәмамланды.  

10 минутлык сәхнәләштерелгән тамашада Спас артистлары Екатерина 2 указыннан алып, бүгенге көнгә кадәр булган вакыйгалары сурәтләделәр.

Халыкны Спас районы башлыгы урынбасары Сергей Тюнев сәламләде. 

"Болгарга 240 яшь. Шактый олы яшьтә булуына карамастан, шәһәребез картаймый әле. Киресенчә, ул тагын да яшәрә бара. Яңа мәдәният, физкультура, спорт объектлары барлыкка килә. Саф һава сулап, рәхәтләнеп ял итәргә мөмкин булган урыннар барлыкка килә. Әлбәттә, боларның барысы да шәһәребезне уңай якка үзгәртә. Шулай да кул кушырып, дәүләткә, хакимияткә генә өметләнергә ярамый. Шәһәребез тагын да ямьләнсен өчен, уртак тырышлык кирәк. Бакчада чәчәкләр утырту, чүп-чарны тиешле урыннарга ташллау һөркемнең кулыннан килә. Шәһәрнең тышкы кыяфәте нәкъ шундый вак-төякләрдән булдырыла. Барыгызны да бүгенге бәйрәм белән котлыйсым килә. Бәхетле булыгыз, янәшәгездә сезне үз итүче якын кешеләрегез булсын", - диде үзенең котлау сүзендә Сергей Иванович.

Шәһәр кешеләр өчен барлыкка килгән дип санала. Ә чынбарлыкта исә шәһәр халкы белән данлы.  Бу кичтә дә традиция буенча шәһәрнең күренекле кешеләрен билгеләп үттеләр.

Сергей Иванович быел 92 яшен тутырган Иван Устинны һәм 96 яшьлек Анна Калмыкованы котлады. Шулай ук ул ярты гасыр бергә яшәгән алтын  парларны да сәламләде.

Котлауларга башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алевтина Костина да кушылды.

Алар безнең шәһәрдә елдан-ел сабыйларның күбәя баруын билгеләп үттеләр. Бүләкләү өчен сәхнәгә Гуниннар гаиләсе чакырылды: сентябрьдә Ксения һәм Владимирның игезәк балалары туды. Ә бәйрәм алдыннан гына Ольга белән Илназ Нуриевлар гаиләсенең уллары туган. Бу кичтә сәхнәгә яшь пар Вячеслав һәм Ольга Ананьевлар да күтәрелде. 

Реклама

Иң яхшы йорт яны территориясе конкурсында Марина һәм Сергей Илларионовлар гаиләсе билгеләп үтелде, ә өлкәннәр һәм инвалидлар йорты "Иң яхшы учреждение территориясе" номинациясендә җиңүче дип табылды.  

Котлаулардан соң район мәдәният йорты артистлары тамашачыларны концерт программасы белән сөендерде. Концертлар залында җыелган халык алдында Рамилә Исхакова, Гөлназ Рәхимова, «НасТРОЕние» ансамбле, Рөстәм Холмирзоев, «Волжские зори» ансамбле һәм башкалар чыгыш ясады.

Читттән килгән артистларның чыгышы бәйрәмгә аерым бер ямь өстәде.   ТР атказанган артисты Наил Сәгъдиев, «Ворожея» рус җыры театры, «Голос дети – 2021» тамашасында катнашучы Элина Нигъмәтуллинаны һәм «Ежевика» фолк-проектын тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алды.

Традиция буенча, чара бәйрәм салюты белән тәмамланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X