Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Болгарда кышны озаттылар

Якшәмбе көнне Болгарның үзәк мәйданында Масленица бәйрәме уңаеннан традицион күңел ачулар узды.

Билгеләнгән вакытка биредә бик күп шәһәр халкы һәм кунаклар җыелды. Алар бирегә иске традиция буенча кышны озатырга, көтеп алынган язны каршыларга килделәр. Бәйрәмне оештыручылар шәһәр халкын тәмле коймак, кайнар чәй һәм яңа пешкән карабодай боткасы белән сыйладылар. Ә сый белән бергә Масленицаны да бик күңелле бәйрәм иттеләр. Өлкәннәр дә, балалар да әйлән-бәйлән оештырдылар, алар өчен бәйрәмне оештыручылар әзерләнгән төрле халык уеннарында катнаштылар. 
Күңел ачулар, тәмле сыйлар район халкы күптән яраткан һәм үз иткән үзешчәннәребез - «Волжские зори», «Болгар таңнары», «Болгар чишмәсе», «Любо» ансамбльләре,  «Веселинка», «Веселая компания» балалар коллективлары, Сарыйм Насыйбуллин һәм башка артистларның чыгышы белән үрелеп барды.  Тамашачылар артистларга кушылып җырлап, аларның һәр чыгышын көчле алкышлар белән озаттылар, җыр-биюләре, чыгышлары өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.
Традиция буенча бәйрәм ахырында Кыш карачкысына ут төрттеләр һәм аның төтене белән барлык кайгы-авырлыклар китсен, яз мөмкин кадәр тизрәк килсен, дигән теләк теләделәр!
Владимир Корнилов фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев