Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Болгарда кайчан чиста су була?

Су проблемасын яңа линиягә тоташып кына хәл итәргә була.   Дөрес, моның өчен кулланучылар акчаны үзләре түләргә тиеш.

Спас районы администрациясендә узган киңәшмәдә янәдән суның сыйфаты турындагы мәсьәләне кузгаттылар. Район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов проблеманы озакка сузмыйча хәл итәргә кирәклеген билгеләп үтте, чөнки халыктан суның начар булуы турында жалобалар әле дә килә тора.

Яңа су торбаларын узган елда сала башлаганнар. Лихачев, Ленин, Булгарский, Дальний, Ближний һәм Антон урамнарыннан ветеринария берләшмәсенә кадәр участокта эш тәмамланган. Әмма абонентлар яңа линиягә тоташу өчен акчаны үзләре түләргә тиеш.

 

Кем тоташмаган, шуны ычкындыралар

Болгарда суүткәргечне алыштыру эшләре берничә елдан бирле дәвам итә. Инде шактый акча тотылган, байтак күләмдә эш башкарылган. Элегрәк кешеләрнең бөтенләй сусыз утырган көннәре дә булды, хәзер инде мондый нәрсә күзәтелми кебек. Бүген халыкны суның сыйфаты күбрәк борчый. «Спас коммуналь челтәрләре» җәмгыятендә аңлатуларынча, гаеп шәһәр халкында да бар.

– Җәй җитү белән кешеләр тәүлек буе бакчаларына су сибә башлый, – диде үзенең чыгышында оешма җитәкчесе Александр Кривошеев. – Димәк, су күбрәк тотыла. Станциядәге басымны 10 атмосферага кадәр җиткерәбез. Басым арткан саен торбадагы пычрак та күбрәк чыга, шул сәбәпле краннардан сары су ага. Инфраструктураны алмаштыру эшләре даими алып барыла. Халык үзе дә кайбер кыенлыклар китереп чыгара.

Бүгенгә кадәр Лихачев, Рабочий, А.Алиш, Вертынская, Светлая, Октябрь, Октябрнең 40 еллыгы, Есенин, Рыночный, Вахитов, Комсомол, Матросов урамындагы йортларда яшәүчеләргә су һаман да иске торбадан килә.

Урамнарда яңа торбалар искесе белән янәшәдә салынган. Иске торбалар тишелү нәтиҗәсендә су бәреп чыга, аны вакытында «ямап» торырга кирәк. Бер урамда ике линия тоту күп чыгымнар сорый. Димәк, көз җитүгә шәһәрдәге һәм райондагы иске торбаларны эшләтүдән туктатырга туры киләчәк.

Чиста су күпме тора?

Суның сыйфаты начар булудан халык күп зарлана. Кайберләренең фикерләрен сезгә дә җиткерергә булдык:

«Иске торбаларны ни өчен соңгы елларда гына алмаштыра башлаулары аңлашылмый, югыйсә моның өчен аз булса да акча бирделәр, бу максатлар өчен халыкны да җәлеп иттеләр. Шәһәр бюджеты да 30 миллион тәшкил итә. Район һәм шәһәр җитәкчеләре бу проблеманы моннан егерме ел элек хәл итә башларга тиеш иде. Юк, башта алар үз проблемаларын хәл итүне өстен күрделәр».

«Краннардан пычрак су ремонттан соң гына түгел, хәтта эссе көннәрдә, суны аз кулланган вакытта да агып тора. Җир астыннан килә торган суны башта резервуарда тондырырга кирәк. Әмма резервуар кечкенә, бөтен суны сыйдыра алмый, шунлыктан аны турыдан-туры челтәргә кудыралар. Эш линиядә генә дә түгел, су капкасы скважинасындагы суның да сыйфаты әйбәт түгел».

«Елына 2,5 километр торба алыштырсалар, шәһәр халкының бер өлеше чиста суны әле тиз генә күрмәячәк. Бу проблеманы хәл итүне озакка сузмаска иде. Юлга һәм башка максатларга әнә никадәр акча сарыф итәләр.

«УКС» җәмгыятендә килеп туган хәлне болайрак аңлаталар. Суның сыйфаты бары яңа линиягә тоташкач кына яхшырачак. Әмма моның өчен үзеңә түләргә туры киләчәк. Дөрес, быел унлап кеше яңа линиягә тоташкан. Бер метр казыган өчен 762 сум, тоташу 600-800гә җитә. Барысы 5-6 мең сумга төшә. Әгәр инде линияне юл астыннан сузарга туры килсә, кыйбаткарак чыгачак. Су көн саен кирәк, әмма халык яңа линиягә тоташырга ашыкмый. Ни өчен дигәндә, яңа линиядәге су да бик үк чиста түгел, чөнки су капкасындагы станция мең ярым кубометрга гына исәпләнгән, үзе аша 5 мең кубометрны чыгарып өлгертә алмый, шунлыктан суны челтәргә скважинадан агызалар. Су югалу очраклары турында да әйтергә кирәк. Җир астыннан кудырган суның 50 процентка якыны каядыр китә. Ягъни су капкасыннан шуның кадәр су чыга, кулланучылар ике тапкырга азрак тоту турында отчет бирә. Калганы кайда? Су урлаучыларны да тоткалыйлар, штраф салалар. Әмма проблема барыбер хәл ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев