Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Болгарда Изге Болгар җыены узды

Көн дәвамында Болгар музей-тыюлыгының барлык музей объектларының ишекләре ачык иде.

Традиция буенча, май аенда татар мөселман дөньясы Болгарга Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итү көненә багышланган тантаналарда катнашу, намаз уку, тынычлык турында дога кылу өчен ашыга. Бу юлы да Изге Болгар жыены ата-бабаларыбыз җирендә 20 меңнән артык мөселманны җыйды. Бәйрәм Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин җитәкчелегендәге тәүбә догасы белән башланды. Аннан соң бәйрәмне рәсми рәвештә ачу тантанасы башланып китте.

Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, шулай ук Россиянең башка дин әһелләре катнашты.
Сәламләү сүзләреннән соң Җәмигъ мәчете янындагы мәйданда барлык хөрмәтле кунаклар катнашында коллектив бәйрәм намазы узды. Кунакларны бай мәдәни программа көтә иде. Теләге булганнар урта гасыр карасы ясау буенча мастер-класста катнаштылар, гарәп каллиграфиясе белән язарга өйрәнделәр, ә хатын-кызлар яулык бәйләү осталыгын камилләштерделәр.

Үзәк сәхнәдә «Риваять» фольклор-инструменталь ансамбле, Татарстан Республикасының атказанган артисты Марсель Вәгыйзов, җырчы Марат Галимов һәм башкалар катнашында бәйрәм концерты узды. Шулай ук бәйрәм кунаклары халык һөнәрләре ярминкәсендә, «Ризаэтдин Фәхреддин – галим һәм дин белгече» күргәзмәсендә, билбау көрәше турнирында катнаша алдылар.

Көн дәвамында Болгар музей-тыюлыгының барлык музей объектларының ишекләре ачык иде. Ә бәйрәмнең иң истәлекле вакыйгасы – хаҗга бушлай юлламалар уйнату булды. Хаҗга ике кешелек гаилә юлламаларын Казаннан Илнур һәм Гөлназ Шәйдуллиннар, Юрий һәм Алия Бабий, Тәтештән Габделхәй белән Мөнирә Борһановлар гаиләсе отты.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев