Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Болгарда – “Болгар радиосы”!

Узган чәршәмбедә Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында "Татарстан" - "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе ел саен оештыра торган велоэстафетада катнашучыларны каршыладылар.

Тәлгат Җамалетдинов
Велосипедчылар юлга иртәнге биштә Казан Кремле яныннан кузгалып киттеләр. Унике сәгать юлда булганнан соң, маршрутның ахыргы ноктасына алар кичкә генә килеп җиттеләр. Ак мәчет каршындагы мәйданда озак еллар буе бу телерадиокомпания тапшыруларын яратып караучылар җыелган иде. Чынлап та, ТНВ каналы тапшырулары төрле яшь аудиториясе өчен эшләнә, алар бик эчтәлекле булуы белән төрле милләт кешеләрен җәлеп итә. Шуңа күрә "Болгар радиосы"ның яраткан алып баручыларын күрү һәм алар белән аралашу өчен Болгарга республиканың төрле районнарыннан халыкның килүе бер дә гаҗәп түгел. Мәсәлән, Илгиз Сафин лаеклы ялга күптән чыккан булса да, инде икенче ел велосипед белән Нурлаттан кадәр Болгарга килә. Сәламәт яшәү рәвеше алып барган ветеран 170 километр араны 12 сәгатьтә үткән.
Узган еллардагы кебек, велоэстафета спортчыларын музей-тыюлык территориясендә милли костюм кигән кызлар традицион ипи-тоз һәм чәк-чәк белән каршыладылар.
- Велоэстафета инде өченче ел рәттән уздырыла һәм быел ул "Татарстан" - "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенә унбиш ел тулуга багышлана, - диде каршы алучыларны сәламләгәндә "Болгар радиосы"ның баш редакторы Илфар Кәримов. - Болгар безнең өчен изге урын, радиобызның исеме дә безне бу шәһәр белән берләштерә. Шуңа күрә без сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы бу чарада бик теләп катнашабыз...
«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» җәмгыятенең радиотапшырулар буенча Генераль директор урынбасары Наилә Хәйдәрова да җылы каршылаулары өчен барысына да рәхмәт әйтте һәм велоэстафетаны оештыруда ярдәм итүе өчен Спас районы башлыгы Камил Нугаевка ведомство Мактау грамотасын тапшырды. Ул борынгы җирдә үткәрелгән бу чара киләчәктә тагын да күбрәк халыкны җәлеп итәр, дигән ышаныч белдерде. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, район башлыгы да велоэстафетада катнашучыларга кушылып, велосипедта дүрт километр араны узды.
Инде кичкә таба фестиваль-вакыйгалар комплексында татар эстрадасы йолдызлары катнашуында зур концерт булды. Тамашачылар алдында Татарстан Республикасының атказанган артисты Вил Усманов, Алинә Давыдова, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Фәрит Низамиев, Дилә Нигъмәтуллина, Зинира белән Ризат Рамазановлар, Илсөя Бәдретдинова һәм башка артистлар чыгыш ясады. Ике сәгать дәвамында алар тамашачыларга үз җырларын гына түгел, күтәренке кәеф тә бүләк иттеләр.
Очрашуда катнашучыларны тамашчылар кайнар алкышлар белән озаттылар. Яңа очрашуларга кадәр, "Болгар радиосы"!
(Фоторепортажны шушы биттән карый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев