Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Болгарда 1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ункөнлек башлана

Бу хакта шәһәр киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов хәбәр итте.

Ункөнлек кысаларында (ул 1 октябрьдән 10нчы октябрьгә кадәр дәвам итәчәк) төрле чаралар уздырылачак. Ункөнлек район Мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган концерт белән башланып китә. Концерт 1 октябрьдә 17.00 сәгатьтә була. Шулай ук ункөнлек барышында шәһәрнең Үзәк мәйданында авыл хкҗалыгы ярминкәсе, шахмат һәм шашка буенча бәйгеләр, спорт ярышлары уздырылачак. Бу көннәрдә пенсионерларны шәһәр кинотеатрына, мунча һәм бассейнга түләүсез кертәчәкләр.

Күркәм традиция буенча, оешмаларда озак еллар эшләп, лаеклы ялга киткән ветераннарга бүләкләр тапшырыла.

- Оешма җитәкчеләре ветераннар турында онытмаслар, аларга бүләкләр тапшырырга мөмкинлек табарлар икәнлегенә ышанам, диде район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов.

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев