"Болгар" лагерында рәхәтләнеп ял итәләр
“Болгар” балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендәге икенче смена аеруча да популяр. Моның шулай булуын табигатьнең иң матур урынында ял итәргә теләүчеләр саны күп булуы тагын бер кат раслый.
Бу көннәрдә, мәсәлән, биредәге балалар саны 177гә җитә, беренче сменада 90 бала ял иткән. Атап әйткәндә, корпуслар балалар белән тулы. Лагерь директоры Любовь Вафина сүзләренә караганда, кайбер балаларга хәтта путевка да җитмәгән.
Икенче сменаны тулысынча иҗади смена, дип атарга тулы нигез бар. Укучыларга ял итү, көч туплау һәм сәламәтлекләрен ныгыту, иҗат белән шөгыльләнү, туйганчы аралашу, күп нәрсәләргә өйрәнү өчен биредә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Шуңа күрә балаларга биредә бик күңелле. Шунысын да әйтергә кирәк, төрле уку йортларында белем ала торган вожатыйлар биредә беренче ел гына эшләми. Лагерьга яңа килгән Ольга Полякова, Руслан Зуранджян һәм Олег Юрковны коллективта җылы кабул иткәннәр.
– Берничә елдан бирле лагерьда балаларның җәйге ялын оештыру белән Гөлнара Виноградова, педагог-оештыручы Варвара Лисюк шөгыльләнә, спорт өчен Максим Кузовкин җаваплы, – ди лагерь җитәкчесе Любовь Вафина. – Аларның барысы да бу эшне әйбәт беләләр, балалар да үзләрен бик яраталар...
Концертлар, КВНнар, шоу, флешмоб, дискотека, ярышлар – укучылар әлеге һәм башка чараларда бик теләп катнашалар. Тагын да истә калырлык вакыйгалар арасыннан костюмнар балы, Бородино сугышының тарихи реконструкциясе, “Дулкын” бассейнына бару, Болгар музей-тыюлыгына оештырылган экскурсияне атарга була. Экскурсия аеруча да безгә Казан, Ульяновск, Тольяттидан ял итәргә килгән балалар өчен күңелле булды. Алар, мәсәлән, Идел буендагы борынгы Болгар дәүләте, аның башкаласы Болгар, ХIII–ХIV гасырларның сакланып калган тарихи һәйкәлләре белән кызыксынып таныштылар. Болгарга килгәч, барысы бергәләшеп истәлеккә фоторәсемгә төштеләр.
Лагерьда истәлекле көннәр һәм вакыйгалар турында да онытмыйлар. Әйтик, “Булгария” теплоходы фаҗигага очраган көнне балалар һәлак булучыларны искә алдылар, Иделгә чәчәк бәйләмнәре салдылар. Дөнья чемпионаты барган көннәрдә Россия белән Хорватия командалары очрашканда безнең спортчылар өчен җан атып, аларга көч биреп тордылар. Лагерьда махсус фан-зона булдырылган иде.
Менюга балалар яраткан файдалы җиләк-җимеш, соклар, татлы ризыклар кертелә. Лагерьда кичке дискотеканы һәрчак көтеп алалар. Гомумән, биредә балаларга бик күңелле, шуңа күрәме икән, өйләрен, туганнарын сагынып моңсуланып утыручылар юк, диярлек. Кирәк булса, кәрәзле телефоннан шалтыратып хәл белешәләр, билгеле бер көннәрдә лагерьга әти-әниләр дә килә.
Лагерь тормышы турында балалар нинди фикердә?
Александра Бердникова (9 класс):
– Лагерьда беренче класста укый башлаганнан бирле ял итәм. Менә быел да дуслар, таныш-белешләр белән алдан килешү буенча лагерьга җыелдык. Биредә барысы да, аеруча вожатыйлар Диана белән Родин безгә күбрәк ошый!
Кирилл Моисеев (5 класс):
– Минем лагерьда бишенче тапкыр ял итүем. Монда бик күңелле, җыелышып бассейнга баруыбыз аеруча истә калды...
Евгений Жилин (7 класс):
–Лагерьда икенче ел киләм, быел беренче сменада да ял иткән идем, икенчесенә дә калырга булдым. Футбол уйнарга яратам, лагерьда җанлы тормыш белән яшибез.
Вакыт сизелми дә үтә. Озакламый лагерь сменасы тәмамланыр көннәр дә җитәр, җылы, кояшлы җәйнең дә вакыты санаулы. Балалар мәктәпләрдә укый башлагач та лагерьда ял иткән көннәр турында җылы хисләр белән генә искә алып сөйләрләр әле...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев