Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безгә яхшы юллар кирәк...

Якшәмбе көнне юл хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Сувар “Б” җәмгыяте коллективы бу бәйрәмне шактый югары нәтиҗәләр белән каршылый.

Юлларның нинди хәлдә булуы теләсә кайсы төбәктәге икътисадның торышын ачык күрсәтә. Шуңа күрә юл эшчеләренең хезмәте югары социаль әһәмияткә ия.

Сувар “Б” җәмгыяте коллективы агымдагы елның ун ае эчендә юллар төзелеше һәм аларны ремонтлау буенча зур эш башкарды. Аерым алганда, Ким поселогында, Болгардагы Моисеев, Пионер, Заречный, Вертынская, Парковый урамнарына вак таш җәелде. Үзара салым хисабына халыктан җыелган акчалар шулай ук Приволжск, Үрнәк, Өчкүл, Чәчәкле, Ржавец авылларындагы урамнарны тигезләп, вак таш җәю өчен тотылды. Моннан тыш, Болгардан алып Танкеевкага, Кимнан Урман Хмелевкасына, Дала Йорткүлдән Урманасты Йорткүлгә кадәр машина юлларында су агыза торган торбалар алыштырылды. Хәзерге вакытта Ярдәм поселогында ике су агызу торбасын алыштыру буенча эшләр башкарыла.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, юллар төзелеше белән беррәттән коллектив эшчеләре “Теремок” балалар бакчасына һәм Кураловодагы Мәдәният йортына да ремонт ясадылар. Вахитов урамындагы ял итү паркын да Сувар “Б” эшчеләре тәртипкә китерә. Аны киләсе елга гына куллануга тапшырырга җыенсалар да, быелга планлаштырылган эшләр шушы арада төгәлләнергә тиеш. Монда инде бордюрлар куелган, җәяүле сукмакларга плитка җәелгән, шулай ук фонтанга нигез ясалган һәм хәтта газоннарга үлән дә чәчелгән. 


Бу эшләргә коллективның һәр эшчесе үзеннән өлеш кертсә дә, юл эшчеләре арасында иң тырышып, үз бурычларын җиренә җиткереп башкарган хезмәткәрләрне билгеләп үтәсе килә. Мәсәлән, грейдер машинисты Сергей Вдовин бу оешмада инде озак еллар буе эшли. Диспетчер-кладовщик Марина Прокофьева да монда оешманың барлыкка килгән көненнән башлап хезмәт куя. Һәрберсе үзенә ышанып тапшырылган бурычны җиренә җиткереп башкара.
Юлларга вак-төяк ремонт ясау, су агызу торбаларын алыштыру һәм башка эшләрне мастер Дмитрий Игнатьев җитәкчелегендәге Игорь Прокофьев, Олег Гондаков, Сергей Князев, Николай Мынов һәм Евгений Степановтан торган бригада башкара. Ә машина йөртүче Сергей Крайнов берьюлы ике машинага хезмәт күрсәтә: кирәге чыкканда, үзбушаткыч руле артына утыра, ә махсус трал белән юл төзелеше техникасын урыннан урынга ташый.
Шулай итеп, юл эшчеләре үзләре алдында торган бурычларны җиренә җиткереп башкару өчен көчләрен кызганмыйлар һәм һәр эшне сыйфатлы итеп башкарырга тырышалар. Икътисад киләчәктә дә үсеш алсын өчен, юлларның әйбәт булуы кирәкле шарт булып тора. Юлчыларның тырыш һәм намуслы хезмәте нәтиҗәсендә автотрассалар, шәһәр һәм авыл урамнары күз алдында яхшы якка үзгәрә. Алар машиналар өчен иминрәк, җәяүлеләр өчен уңайлырак ителә. Бу тармакта хезмәт куйган һәр кешегә киләчәктә дә нәтиҗәле эшләп, уңышларга ирешүләрен телибез.

Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев