Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Без бергә” – бәйрәмгә җыйды

Кичә район Мәдәният йортында “Без бергә” республика балалар халык иҗаты фестиваль–конкурсының муниципаль этабы үтте.

Мәдәният йорты фойесына агачтан, тимер, сәйлән, тал чыбыгы, йоннан һәм башка материаллардан ясалган төрле әйберләр күргәзмәсе әзерләгәннәр. Әлбәттә инде, балалар бәйрәменең төп өлеше сәхнәдә һәм кече залда дәвам итте. Җырчылар, биючеләр, сәнгатьле итеп укучылар үзләренең иҗат осталыкларын күрсәттеләр. Әлеге фестиваль-конкурс ике яшь төркемендә “хореография”, “халык вокалы”, “вокаль ансамбль”, “иҗади гаилә”, “сәнгатьле итеп уку”, “мода театры”, “иҗат канатлары” номинацияләре буенча үткәрелде. Катнашучыларга дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X