Картлар һәм инвалидлар йортында тормыш һәрвакыт кайнап тора. Биредә төрле социаль программалар уңышлы үтәлә, олы яшьтәгеләрнең яшәү шартларын яхшырту буенча күп чаралар күрелә.
Биредә хәзер 58 кеше яши. Әле күптән түгел генә учреждениегә реабилитация кирәк-яраклары сатып алу өчен 653800 сум күләмендә максатчан субсидия бүлеп бирелде. Әлеге акчага "Пертра" һәм "Дон"...
Картлар һәм инвалидлар йортында тормыш һәрвакыт кайнап тора. Биредә төрле социаль программалар уңышлы үтәлә, олы яшьтәгеләрнең яшәү шартларын яхшырту буенча күп чаралар күрелә.
Биредә хәзер 58 кеше яши. Әле күптән түгел генә учреждениегә реабилитация кирәк-яраклары сатып алу өчен 653800 сум күләмендә максатчан субсидия бүлеп бирелде. Әлеге акчага "Пертра" һәм "Дон" җайланмалары сатып алганнар. Теләге булган һәр кеше белгечләр җитәкчелегендә махсус тренажерларда бик теләп шөгыльләнәләр.
Шулай ук күп функцияләрне үтәүче күтәрткечләр һәм подставкалар сатып алынган. Моннан тыш, районның хәйрия фондыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына дежур медицина хезмәткәрләрен чакыру өчен тавышлы төймәләр сатып алуга акча бирелгән. Төймәләр һәр ветеранның караваты янына урнаштырылган. Авырганда яки башка берәр төрле очракта урыннан тормыйча да ярдәмгә чакырырга була.
Инде хәбәр ителгәнчә, иң яхшы кунак бүлмәсе өчен картлар һәм инвалидлар йортына премия бирелгән иде. Әлеге премия акчасына реабилитация үтү өчен махсус тренажерлар сатып алынган. Тренажерлар инсульт кичергән авырулар өчен бик файдалы, шуңа күрә аларда теләп шөгыльләнәләр. Моның файдасын инде тоя да башлаганнар: кайбер авырулар мөстәкыйль рәвештә, ягъни башкалар ярдәменнән башка йөри башлаган, урамга саф һава суларга да чыгалар.
Соңгы араларда мәдәни тормышта да активлык сизелә. Әйтик, махсус "Туристлар сукмагыннан" социаль программа кысаларында, өлкәннәрнең байтагы Болгар музей-тыюлыгына, Свияжскига барган, урман-күл буйларына, болын-кырларга сәяхәтләр оештырылган. Киләчәктә Казан Кремленә, Ульяновскига, Раифага экскурсияләр оештырылырга тиеш.
Әлеге коллектив вәкилләре конкурсларда да теләп катнашалар һәм призлы урыннарны алалар. Әле күптән түгел, генә, мәсәлән, барысы да республика күләмендә уздырылган "Үткән еллар -минем байлыгым" конкурсының бер номинациясендә өченче урынга лаек булган Ирина Меховникованы ихластан котлаганнар һәм аңа үзләре дә истәлек итеп бүләк тапшырганнар.
Өлкәннәр көне алдыннан Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев һәр елдагыча бәйрәм күчтәнәчләре җибәргәннәр.
- Безнең депутатларыбыз башка бәйрәмнәр - 8 март, 23 февраль, Пасха, Яңа ел бәйрәмнәренә дә бүләкләр биреп сөендерәләр, - ди картлар һәм инвалидлар йорты директоры Алевтина Костина. - Без моның өчен аларга бик рәхмәтле, өлкәннәрнең бит аздан гына да күңелләре була...
- Безнең турыда кайгыртканнары өчен барысына да рәхмәт, - ди Бөек Ватан сугышы ветераны Татьяна Сахарова. - Кайвакыт бер җылы сүз дә йөрәккә яшәү көче өсти. Чын күңелдән рәхмәт сезгә...
Руслан Хәмидуллин фотолары.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев